Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч больницасында ТАССРның атказанган врачының 100 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачылды

Районның сәламәтлек сак­лау өлкәсендә зур вакыйга булды.

Кайбычта кырык ел буена балалар табибы булып эшләгән Шәдилә Баһавиеваның якты истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, баш врач Гөлнара Сафиуллина, медицина хезмәткәрләре катнашты. Бу чарага Шәдилә Абдулловнаның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кызы Наилә Ибраһимова,

Казаннан улы Искәндәр Салихович, туганнары кайткан иде. Врач белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә чакырылган иде. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, эшчәнлекләрен уңай бәяләде. 

—Без бүген элеккеге Кайбыч районында ана һәм бала сәламәтлеге сагында тирән эз калдырып киткән балалар врачы Шәдилә Баһавиеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан аның якты истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына җыелдык. Соңгы араларда районыбызда бюстлар шактый күп ачылды һәм аларның барысы да батыр улларыбызга — Ватан хакына көрәшүчеләргә багышланган, — диде Альберт Рәхмәтуллин. — Шәдилә Абдулловнаны да мин үз заманының патриотына тиңләр идем. Ул чордагы медицинаны бүгенге белән чагыштырсак, җир белән күк арасы. Врачлар, шәфкать туташлары, санитаркаларга авыр шартларда эшләргә туры килгән. Әмма алар үз бурычларын намус белән үтәгән.

Шәдилә Баһавиевага 1962 елда ТАССРның атказанган врачы дигән мактаулы исем бирелгән. Бу бүләк ул чорда бик сирәкләргә генә эләккән. Бар көчен, белемен, тәҗрибәсен эшкә җигеп авыруларны дәвалаган фидакарь җан булган ул. 

Баш врач Гөлнара Сафиуллина совет чорында Кайбычта эшләгән педиатрның эшчәнлеге, тормыш юлы белән таныштырды. Омск шәһәрендә туган Шәдилә Абдулловна 1942 елда Казан медицина институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Яшь белгечне ТАССРның Сәламәтлек саклау министрлыгы 1947 елда юллама буенча Кайбычка педиатр итеп эшкә җибәрә. Ул 1987 елга кадәр ана һәм бала сәламәтлеге өчен янып-көеп эшли. Исеме «Татарстанның медицина тарихы — шәхесләр аша» китабына кертелгән. Лаеклы ялга чыккач, гаиләләре Яшел Үзән шәһәренә күченеп китә. Ул 1996 елда вафат булган.

— Сугыштан соңгы елларда Кайбычка эшкә кайткан балалар врачы Шәдилә Баһавиеваның кызы Наилә Салиховна май аенда кабинетыма килеп кергәч, миңа Шәдилә апа үзе кергән кебек тоелды. Алар шулкадәр охшашкан: чәчләре бөдрә, йөзләре мөлаем, тыйнак, зыялы булулары кыяфәтләренә чыккан. Кечкенә чагымда әнием мине аның янына приемга алып бара иде, шуңа да чалымнары күңелдә сакланган. Кабинетта очрашу вакытында без Шәдилә Абдулловнаның якты исемен мәңгеләштерү турында сөйләштек һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән бүген шушы мемориаль тактаны ачабыз, — диде Гөлнара Сафиуллина. — Бик авыр чорда эшләргә туры килгән аңа. Медикларның авыр хәлле пациентларны Колаңгы станциясеннән Казанга кадәр поездда озаткан чаклары да еш була. Районыбызның сәламәтлек өлкәсенә зур өлеш кертеп калдырган Шәдилә Баһавиевага без мәңге рәхмәтле. 

Кайбыч халкының күңелендә җылы тәэсирләр калдырып киткән табибның кызы Наилә Салих кызы үз чыгышында бик мәгънәле сүзләр әйтте: 

— Язучы Антон Чехов табиб һөнәрен батырлыкка тиңләгән. "Табибларның җаннары да, уйлары да чиста булырга тиеш. Алар кулында кеше язмышы«,— дип язган. Ул вакытта авыл табибының эш тәртибе һәм бурычлары шәһәр табибыннан нык аерылган. Алар, көнме-төнме, авыруга ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш. Авылда бер табиб та үз белгечлеге буенча гына эшләми, чөнки врачлар җитешми. Минем әнием Шәдилә дә барлык авыруларга да дөрес ярдәм күрсәткән, инфекционист та булып эшләргә туры килгән. Хәтеремдә, ул гел эштә иде, төннәрен бала краваты янында больницада авыруны саклап чыккан чаклары да күп булды. Хәзер безнең ерак авылларга медицина хезмәте күрсәтергә Казаннан мобиль поликлиника килә. Ә ул вакытларда врач белән шәфкать туташы авылларга профилактик эшчәнлек алып барырга, прививкалар ясарга ат белән юлга кузгала иде. Каты авырган бала янына төн уртасында, толыпка төренеп, ерактагы авылларга чыгып киткән чаклары да күп булды. Аннан туңып кайтып, елый-елый кайнар мичне кочаклап торган чаклары да хәтердә саклана. Радиодан да сәламәтлекне саклау турында еш чыгыш ясый иде әнием. Җәмәгать эшләрендә актив катнашты, депутат булып сайланды. Үз эшенә тулысынча бирелеп, аңа җаваплы карап хезмәт куйды. Олы Кайбычта туган, сугыштан бер кулсыз кайткан Салихка кияүгә чыга. Әтиебез укытучы иде. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Без Кайбычта үстек, шунда мәктәп тәмамладык. Абыйларым Искәндәр, Таһир Казандагы авиация институтында укыды, мин — финанс институтында. Таһир абыем Америкада яши, ул танылган композитор Мәсхүдә Шәмсетдинованың тормыш иптәше. Туганнарым булмаса да, Кайбычка еш кайтам, Сабантуйларны калдырганым юк, классташлар белән очрашабыз. 

Мемориаль такта ачылганнан соң, очрашу Кайбыч ягы музеенда дәвам итте. Анда музей директоры Илдар Шакиров тантана кунаклары өчен Шәдилә Баһавиеваның эшчәнлеге, нәселе, гаилә тарихы турында бай мәгълүмат бирде. Музейда табибның шәхси әйберләре, фотографияләре, Мактау кәгазьләре саклана. Хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язу: 1947 елда эшкә кабул ителгән һәм 1987 елда эштән киткән. Музейда врачның студент елларын, эшчәнлеген, гаиләсе белән төрле җирләргә сәяхәтен, ялын чагылдырган стенд та бар.

Бу истәлекле әйберләрне балалары тапшырган. Табибның улы Искәндәр Баһавиев нәселләре турында презентация күрсәтте. Нәсел тамырлары Яшел Үзән районының Муллаиле авылына барып тоташа икән. Шәдилә ханымның әти-әнисе 1934 елда Омск шәһәреннән Казанга күченеп кайткан. 

Шәдилә Баһавиева белән бергә бала тудыру бүлегендә эшләгән шәфкать ияләре дә фикерләре белән уртаклашты. Аларның барысы да хәзер пенсионерлар инде. «Мин эшли башлаган вакытта больницаны өч хатын-кыз тартып барды: баш врач Дамирә Закирова, педиатр Шәдилә Баһавиева һәм стоматолог Нонна Султанова. Шәдилә Абдулловна роддомдагы балалар янына кулын ике тапкыр кер сабыны белән юмыйча якын да килми иде. Чисталыкны яратты, таләпчән булды. Ак халаты һәрвакыт үтүкләнгән булыр иде, бераз гына бөгәрләнгән булса, аны кимәде, санитаркалар яңадан үтүкләде. Ул чорда балалар саны күп иде бит. Больницада гына түгел, мәктәпләр, балалар бакчаларында да балаларның сәламәтлеген тикшерде», — диде Олы Кайбычтан Рәхимә Гыйсмәтуллина. Акушерка булган Гөлшат Зиннурова бу табиб белән 1979-1987 елларда бергә эшләгән, аның үз эшенә бирелгән булуы турында горурланып сөйләде. 

Кеше китә, җыры кала, диләр. Шәдилә Баһавиева кебек асыл затларны, тирән эзле шәхесләрне халкыбыз онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев