Кайбыч ягы музеенда “Бала чактагы чыршы уенчыгы” акциясе үткәрелә
Әлеге акция кысаларында музей яңа экспонатлар – совет заманындагы чыршы уенчыклары һәм гирляндалар белән тулыланыр дип көтелә.
Без барыбыз да кайчандыр бала булган. Хәзер, үсеп буй җиткәч, сабый чагыбызда күп нәрсә бүтәнчә иде, дип искә алырга яратабыз. Балачак символы булгангамы икән, элек чыршы уенчыклары да үзенчәлекле, матур булган кебек тоела. Гирляндалар да чыдам, озак хезмәт итә иде. Янып чыккан лампочкасын алыштырып куя идек тә, кабат куллана идек. Дөрес, хәзерге уенчыклар ватылмый торган материалдан ясала, шулай да элеккегеләре күңелгә якынрак. Безнең районда да аларны хәзергәчә кадерләп саклаучылар бар. Өйдә тузан җыеп ятмасын, файдасы тисен, дип, уенчык, гирлянда һәм открыткаларны музейга тапшырырга мөмкин.
Экспонатларны шатланып кабул итәсәкләр. Алар, музейда озак еллар дәвамында сакланып, хәзерге һәм киләчәк буыннарга совет чорындагы Яңа ел бәйрәмнәрен искә төшереп торачак.
Акция 15 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев