Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеенда узган чарада төрле милләт вәкилләре үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклашты

Бу көнне Кайбыч ягы музееның ишегалдында аеруча җанлылык күзгә ташланды.

Бирегә төрле милләттән булган, язмышлары һәм һөнәрләре дә төрлечә булган кешеләр җыелды. Аларның барысын да бәхетле булу, ныклы гаилә кору берләштерә.

Биредә рус, татар, чуваш телләрендә сөйләшүләр яңгырады, төрле халыкларның милли ризыклары һәм гореф-гадәтләрен искә алдылар, Сабантуй, Пасха, Троица һәм Нәүрүз бәйрәмнәре турында сөйләштеләр. Һәм әкренләп бер хакыйкать ачыкланды: чын мәхәббәтнең милләте булмый. Ул үзара хөрмәттә, аңлашуда һәм бер-берең турында кайгыртуда яши.

Нәкъ менә шундый гаиләләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм очрашуының төп геройлары булды. 

Кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм музей директоры Илдар Шакиров сәламләде. Бәйрәмне ачып, Илдар Шакиров очрашуның Халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелүен билгеләп үтте. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тарихы турында сөйләде, бәйрәмнең рухи традицияләре белән таныштырды һәм музей ишегалдындагы экспозицияләр буйлап кызыклы экскурсия үткәрде.

Чын рус мичендә пешкән кайнар коймак, чәй һәм кайнатма очрашуга җылы, ихлас төсмер бирде. Әйтерсең лә, күптән күрешмәгән якын дуслар бергә җыелды. 
— Районыбыз зур түгел, әмма ул күпмилләтле һәм күпконфессияле. Без татулыкта һәм бердәмлектә яшибез. Ә гаилә — үзара хөрмәт, аңлашу һәм туган җиргә мәхәббәтнең нигезе булып тора, — дип билгеләп үтте Альберт Рәхмәтуллин. — Бер-берегезне саклагыз, бергә үткәргән һәр көннең кадерен белегез.
Очрашуга чакырылган һәр гаилә — китап язарлык аерым бер язмыш һәм тарих. Очрашу барышында елмаюлар да, күңелле хатирәләр дә, ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр дә күп булды. Бу үрнәк парлар ничек танышулары, нинди ризыкларны әзерләүгә өстенлек бирүләре, яраткан бәйрәмнәре һәм балаларына тапшырырга омтылучы кыйммәтләр турында сөйләде.

Колаңгы авылыннан Алсу һәм Игорь Шиховлар гаиләсенә аеруча көчле алкышлар яңгырады. Ирле-хатынлы педагоглар гаиләсе районда күпләргә яхшы таныш. Махсус хәрби операция башлангач, Игорь Ватан сагына басты. Аның туган җиренә кыска вакытлы ялга кайтуы якыннарына гына түгел, очрашуда катнашучыларның барысы өчен дә зур бүләк булды.

Бу җылы очрашуны алып баручы Елена Краснова Шиховлар гаиләсен районда тату педагоглар династиясе буларак белүләрен әйтеп үтте. Игорь белән Алсуның Данил исемле уллары үсеп килә. Ул, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Минем әтием — Герой» акциясендә кушылып, әтисенең рәсемен ясаган. Ярату һәм горурлык белән иҗат ителгән бу рәсем очрашуда күргәзмәгә куелган иде.

— Гаиләгездә татулыкны һәм мәхәббәтне сакларга ярдәм итүче иң төп кагыйдә нинди? — дип сорады алып баручы.
Алсу белән Игорь бертавыштан:

— Бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Бердәм булганда — безне җиңеп булмый, — дип җавап бирделәр.
Бу гади генә сүзләр бәйрәмнең төп фикере һәм мәгънәсе булып яңгырады.
Һәр гаиләнең үз бәхет сере бар.

Олы Подберезье авылыннан Фирдинә һәм Николай Наумовлар бергә кырык елга якын гомер итә. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстергән, хәзер өч оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Йортларында гаилә традицияләре кадерләп саклана: Яңа елны һәрвакыт бергә каршы алалар, чыршы бизиләр, зур табын янына җыелалар. Наумовлар өчен гаилә традицияләре — гадәт кенә түгел, ә буыннарны тоташтыручы тере җеп.

Аралашу турында сүз кузгалгач, алып баручы болай дип сорады:
— Сез бер-берегезгә мәхәббәт сүзләрен ешрак кайсы телдә әйтәсез?
Фирдинә Наумова елмаеп җавап бирде:
— Күбрәк русча сөйләшәбез, ә оныкларым белән татарча аралашам.
Наталья һәм Владимир Разваловлар гаилә тормышын кайчандыр ерак Төньякта — Норильск шәһәрендә башлап җибәргән. Анда кызлары дөньяга килгән. Соңрак гаилә Владимирның туган ягы — Бәли авылына кайтып төпләнгән. Наталья ханым — Колаңгы авылы клубы мөдире, «Радуга» халык вокаль ансамблен җитәкли, тормыш иптәше — газ котельнясы операторы. Аларның гаилә тарихы ярату булган йортның аеруча ямьле булуын раслый.
Наталья Развалова тынычлык, мәхәббәт һәм ана бәхете турында шигырь сөйләде. Аеруча түбәндәге юллар күңелләргә үтеп керде:

«Яратасым килә һәм яратыласым.
Әнием бер дә авырмасын.

Авырулар да, сугышлар да булмасын!»
Макаровлар гаиләсе Татарстан белән Таҗикстанны берләштерә. Соравылдан Алексей һәм Дүшәнбедә туып-үскән Нәсибә биш бала үстерә. Гаилә башлыгы мичләр, каминнар ясау белән шөгыльләнә, ә тормыш иптәше Чүти мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы булып эшли. Алар сәяхәт итәргә, гаилә белән табигать кочагында ял итәргә ярата. Балалар төрле милләт халыклары арасында яшәгәнгә күрә, шул халыкларның гореф-гадәтләрен дә белеп үсәргә тиеш дип саныйлар.

Алып баручы: «Балаларыгыз аеруча кайсы бәйрәмне көтеп ала?» — дип кызыксынды. Алексей Макаров һич икеләнмичә: «Әлбәттә, Сабантуй», — дип җавап бирде. Нәсибә: «Балалар Нәүрүзне, Пасханы һәм Троицаны да ярата. Безнең өчен иң мөһиме — алар һәр халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп үссен», — дип өстәде.
Татьяна һәм Олег Александровлар гаиләдәге татулыкның төп сере — бер-береңә вакытында юл куя белү, дип саный. Алып баручы шаяртып: «Гаиләдә нәрсә мөһимрәк: юмор хисеме, тәмле кичке ашмы, әллә вакытында дәшми кала белүме?» — дип сорагач, ир белән хатын төрлечә җавап бирде. Хатыны — акыллы итеп эндәшми калуны, ә ире — тәмле кичке ашны сайлады. Икесе дә үзләренчә хаклы булып чыкты.

Федоровскоедан Вавиловлар гаиләсенә тормыш зур сынаулар әзерләгән. Раилә белән Ильяның өч балаларының икесе тәрбиягә алынган. Алар махсус хәрби операция зонасында улларын югалту кайгысын да кичергән. Әмма, нинди генә авырлыклар булса да, бу йортта бүген дә үзара аңлашу, ышаныч һәм мәхәббәт хакимлек итә.

Олы Урсактан Галина һәм Фирдүс Әшрәфуллиннар гаиләсендә татар һәм чуваш халкының гореф-гадәтләре берләшкән. Икесе дә ветеринария фельдшеры булып эшли, ә кызлары медицина юлын сайлаган. Кешеләргә дә, хайваннарга да ярдәм итү алар өчен күптән инде гаилә кыйммәтенә әверелгән.

Бәрлебашыннан Наталья һәм Ирек Баһавиевлар дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бергә яшәгән еллар дәвамында алар шуңа төшенгән: бәхет — бер-береңнең гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә һәм тормыш иптәшеңне ишетә белгәндә генә туа. Наталья ханым алты ел социаль яклау бүлеген җитәкләгән, хәзер ул хәрби комиссар ярдәмчесе булып эшли, ә Ирек — машина йөртүче. Алар ике кыз һәм ике ул үстерә.

«Балаларга исем кушканда фикер каршылыклары булмадымы?» — дип кызыксынды Елена Краснова. «Олы кызыбызга ике көн буе исем сайладык. Башта Алсу дип кушарга уйлаган идек, ләкин ахыр чиктә Айгөл исемендә тукталдык. Икенче кызыбызга исемне дүртенче көнне генә таптык — аны Айсылу дип атадык. Олы улыбыз Айнур. Кечкенәсенә Мөхәммәт дип исем куштык. Хәзер аңа дүрт яшь», — диде Баһавиевлар.

Гаилә бәхетенең сере турындагы сорауга Наталья Баһавиева ихлас күңелдән: «Егерме бер ел элек мин ислам динен кабул иттем. Без бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәндек, шуңа күрә бүген дә тынычлыкта һәм татулыкта яшибез», — дип җавап бирде.

Бәйрәмгә Анна Кучеева, Анна Матвеева һәм Зилә Абдрахманова башкаруындагы җырлар аерым ямь өстәде.
Очрашу ахырында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булган ромашка таҗларына теләкләр яздылар. Дистәләгән кечкенә генә ихлас теләкләрдән бер зур чәчәк барлыкка килде. Ул бердәмлекнең гаиләдән башлануын символлаштырды.

Бу көнне милләт чикләрен белмәгән мәхәббәт, еллар сынавын узган тугрылык һәм үз үрнәге белән бәхетнең ир белән хатынның кайсы телдә сөйләшүенә түгел, ә бер-берсен никадәр игътибар белән тыңлый белүенә бәйле булуын раслаган гаиләләр турында сүз барды.

Нәкъ менә шундый гаиләләр үзләренең йортларын гына түгел, ә бөтен Кайбыч районын бизәп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев