Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч яшь белгечләргә мохтаҗ

Район юлламасы буенча югары белем алып кайткан яшьләр белән очраштылар

Узган атнаның шимбәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин югары уку йортларын район юлламасы белән тәмамлап кайткан яшь белгечләр белән очрашты. Районнан укырга җибәрелгән 25 яшь белгечнең 21е очрашуга килгән иде.

Альберт Рәхмәтуллин яшьләргә районның социаль -икътисади үсеше, оешма, учреждениеләрдәге хезмәт шартлары, белемле, яшь кадрларның җитешмәвенә тукталды.

— Район белән килешү нигезендә югары уку йортларына укырга керүчеләр, диплом алгач, өч ел дәвамында районда эшләргә тиеш. Авылга кайтмаган очракта, биш ел эчендә дәүләт тарафыннан тотылган чыгымнарны кире кайтарырга туры киләчәк. Укуларын алга таба дәвам итәргә теләүчеләр читтән торып та укый ала, — диде Альберт Илгизәрович. 

Очрашуда катнашучы яшьләрнең 14е районга эшкә кайтырга, җидесе — укуын дәвам итәргә җыена. Алар арасында төрле фәннәрдән укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре бар. Кошман авылында туып-үскән Мәрьям Минвәлиева, мәсәлән, Казан федераль университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын башлап җибәрергә дә өлгергән.

— Мин район юлламасы белән Казан федераль университетында 5,5 ел укып, клиник психология белгечлеге буенча диплом алдым. Бу елның май аеннан район үзәк больницасында эшли башладым. Коллективта бик җылы кабул иттеләр. Хезмәтем үземә ошый, көнгә 6-7 кеше кабул итәм. Бер кешене кабул итәргә 50 минут вакыт китә, — диде Мәрьям Минвәлиева. 

Очрашу барышында Илмас Хәмидуллин район мәктәпләрендә нинди вакантлы урыннар булуы, укытучылар өчен тудырылган хезмәт шартлары турында сөйләде. Гөлнара Сафиуллина чыгышыннан аңлашылганча, Кайбычта медицина өлкәсенә эшкә кайтучыларның барысы да эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Кайтсыннар гына.

Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, үзәк больницаның баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әблязова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев