Кайбыч яшьләре Казан милли ярыммарафонында катнашты
Хәбәрләр

Кайбыч яшьләре Казан милли ярыммарафонында катнашты

Янгын сүндерү часте хезмәткәре Нияз Ибраһимов, Казан аграр университеты студенты Илсаф Саттаров, Федоровское мәктәбенең 11 класс укучысы Дмитрий Отпушников, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт секторы начальнигы Эльза Шебалова Казанда узган милли ярыммарафонда катнашты.

Аларның һәркайсы, үз мөмкинлекләренә туры килгән дистанцияне сайлап, җитезлекләрен сынап карап, зур спорт бәйрәмендә катнашуны максат итеп куйган. 

Быел Казан милли ярыммарафоны үткәрелә башлауга ун ел тулды. Ул меңләгән йөгерешчене кабат бер мәйданга җыйды. Зур спорт чарасы 10 −11 октябрьдә Татарстан башкаласы урамнарында узды.

Катнашучыларга өч дистанциянең берсен — 3, 10 яки 21,1 чакрымны сайлау мөмкинлеге бирелде. Яшь спортчылар өчен балалар йөгерешләре дә оештырылды. Старт мәйданчыгы итеп «Миллениум» күпере билгеләнде.

Кайбычлылар әлеге ярышларда районыбыз данын лаеклы яклады. Федоровское мәктәбе укучысы, Кече Мәмедә яшәүче 17 яшьлек Дмитрий Отпушников ярыммарафонда беренче тапкыр катнашты. Ул өч чакрым араны йөгереп узды. Яшь спортчыга теләктәшлек белдерергә якыннары — әти-әнисе һәм энесе дә килгән.

Йөгерешләрдә катнашу тәҗрибәсе булган Нияз Ибраһимов белән Илсаф Саттаров исә үзләренә җитдирәк сынау сайлады — алар 21,1 чакрым дистанциягә чыкты. Икесе дә шушы араны уңышлы узды һәм моңа кадәр булган нәтиҗәләрен яхшыртты.

— Мин дистанцияне 1 сәгать 45 минут 52 секундта йөгереп чыктым. Алдагы ярыммарафондагы нәтиҗәмне 4 минут 7 секундка яхшырттым, — диде Илсаф Саттаров.

Эльза Шебалова да ярышлардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Бу аның спорт практикасындагы өченче старт булган, ә 10 чакрым дистанциягә беренче тапкыр чыккан.

— Мин әлеге араны 59 минут 20 секундта йөгереп уздым. Җәй буе даими шөгыльләнергә тырыштым: атнага ике-өч тапкыр йөгерергә чыктым. Йөгерүчеләрнең күп булуы, андагы мохит миңа көч бирде, — диде Эльза.

Ярыммарафон милли үзенчәлекләр белән баетылган чын спорт бәйрәменә әверелгән. Барлык катнашучыларга да истәлекле медальләр тапшырылган. Алар татар халкының милли бизәкләре төшерелгән чулпы рәвешендә эшләнгән. Ә финишка килүчеләрне өчпочмак белән сыйлаганнар.

Йөгерү белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Алар актив тормыш рәвешен сайлый, сәламәтлекләрен кайгырта һәм яңа уңышларга омтыла. Кайбычлыларның шундый зур спорт чарасында катнашуы — йөгерүнең үз мөмкинлекләреңне киңәйтергә, яңа максатлар куярга һәм осталыгыңны арттыруга ярдәм итүен күрсәтүче матур үрнәк.


Нет комментариев