Кайбыч инвесторлар белән яхшы эшли
Ел саен февраль аенда үткәрелүче район Советы утырышы рәсми чара булса да, ул бәйрәм төсмере дә ала.
Утырыш бөтен районны колачлый: анда район Советы депутатлары, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хокук сагында торучылар, ветераннар советлары рәисләре катнаша. Гадәттә патриотик рухтагы күргәзмәләр дә эшли. Авыл хезмәтчәннәренең уңганлыгын күрсәтүче витриналар Кайбычта тырыш халык яшәвен тагын бер кат раслый.
Әлеге утырыш башланыр алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Айрат Зарипов, Фәнил Баһаветдинов фойедагы бай күргәзмәләр белән танышты. Алар һәрберсен кызыксынып карады.
Бу күргәзмәләрдә халкыбызның данлы үткәне, сугыш елларында күрсәткән каһарманлыгы, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү буенча алып барылган эшчәнлек ачык чагылды. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләре җитештергән азык-төлек, товарларның киң ассортиментын тәкъдим итте. Анда ни генә юк! Ит-сөт, кошчылык продукциясе, икмәк-күмәч, кымыз, балык, яшелчә, туңдырылган җиләк-җимеш дисеңме, бар да бар! Депутатлар эшмәкәрләр, фермерлар белән аралашты, товарларының ничек сатылуы турында сорашты.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Кайбычның 2025 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга куелган бурычлар» дип исемләнгән чыгышында эшчәнлекнең барлык якларын да колачлады. Әлеге докладта район халкының тормыш шартларын яхшырту, кече һәм урта бизнесны үстерү, авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, үзара салым программасы, илкүләм проектлар нигезендә башкарылган эшләр, федераль һәм республика бюджетыннан алып барылган төзелешләр, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, хокук тәртибе, спорт һәм башка социаль юнәлештәге эшчәнлеккә киң урын бирелде.
Альберт Рәхмәтуллин, Кайбычның үсеш темплары, ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләп, матур эшләребезнең барысы өчен дә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуыбызга басым ясады.
— Кайбычта дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырыла. Моның өчен без республика җитәкчелегенә тирән рәхмәтлебез. Узган елгы уңышлар — уртак хезмәт нәтиҗәсе. Башкарылган эшләр һәм киләчәккә билгеләгән бурычлар халкыбызның тормыш дәрәҗәсен арттыруга, бердәм республикабызның тотрыклыгын ныгытуга юнәлтелде, — диде район башлыгы. — Иң төп күрсәткеч — районның тулаем территориаль продукты 6,5 миллиард сум тәшкил итте.
Ул 2024 елда 6,1 миллиард сум иде, үсеш —7,4 процент. Тулаем продуктны формалаштыруга иң зур өлешне — 37 проценттан артыграгын авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре кертте. Район икътисады үсешендә төзелеш тармагының да өлеше зур. Безнең алда зур бурычлар тора.
Төп докладтан соң, сүз «Яратель» кошчылык фабрикасының Колаңгыдагы «Яратель-Корм» бүлеге җитәкчесе урынбасары Виктория Путинцевага бирелде.
— Кайбыч районында кыска вакыт эчендә югары технологияле катнашазык заводы төзелде. Бу завод безнең башка районнардагы кошчылык фабрикаларының азыкка булган ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Финанс инвестицияләренең гомуми суммасы ике миллиард сумнан артып китте. Заводка тәүлегенә 700 тонна катнашазык җитештерә алырдай җиһазлар урнаштырылды. Яңа производство барлыкка килгәч, 70 яңа эш урыны булдырылды, хәзер 100 кеше эшли, уртача хезмәт хакы — 70 мең сум. Яшь белгечләрне белемне күтәрү курсларына җибәрәбез. Бу проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект азык үзәкләрен субсидияләү буенча республика программасына керде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Кайбычның үсеш темпларына тукталып, болай диде:
— Инвесторлар белән эшләү һәм төп капиталга өстәмә ивестицияләр кертү темплары буенча Кайбыч районы 2025 елда республика буенча икенче урынны яулады. Районның инвестицион яктан мавыктыргыч булуын саклау, барлык проектларыгызны тормышка ашыру мөһим. Промышленность җитештерүе индексы буенча район рейтингта 13 нче позициядә тора, бу — бик яхшы күрсәткеч. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча район 5 позициягә күтәрелде. Хуҗалык итүнең кече формалары буенча 29 нчы урында булсагыз, хәзер тугызынчы урында. Акча кереме буенча да күрсәткечләрегез яхшы. Аеруча терлекчелек тармагында. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт, сөт — тере акча ул, дип ассызыклый. Сөтне мул җитештереүгез мактауга лаек. Игенчелектәге уңышларыгыз сөендерә. Совет чоры булса, бу кадәр уңыш өчен һәр икенче кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирерләр иде. Игеннәрнең һәр гектарыннан 40 центнер уңыш алу хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара. Шул ук вакытта районның файдаланылып бетмәгән резервлары да бар әле.
Юрий Камалтынов СВОга даими ярдәмнәре, анда Ватан сагында торучы егетләргә гуманитар ярдәм илтүләре, алар белән очрашулары өчен кайбычлыларга рәхмәт белдерде. Утырыш хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев