Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

Район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча комиссия бүген үз эшен Мәлки зонасында дәвам итте.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова җитәкчелегендәге комиссия эшен Мәлки мәктәбеннән башлады. Мәктәп директоры Тамара Иванова әйтүенчә, биредә ике катта да идәннәрне буяп чыкканнар. Хәзерге вакытта ишекләрне төзәтәләр. Быел мәктәптә 58 бала белем алачак. Беренче класска бер генә бала керә. 

Мәлки балалар бакчасы мөдире Надежда Губеева канализация белән проблема булуы, ремонтның 2025 елда булачагын әйтте. 

Чүти мәктәбе директоры Рәис Хөснетдинов сүзләренә караганда, мәктәп ашханәсендә ремонт бара. Ремонт эшләрен Равил Җәләлиев бригадасы алып бара. Мәктәпкә косметик ремонт ясалган. Быел 91 бала белем алачак. Чүти балалар бакчасында да косметик ремонт узган. «Олы Тәрбит балалар бакчасы, башлангыч мәктәп тә балаларны кабул итәргә әзер», диде бакча мөдире Гөлназ Гыйбадиева. Тәҗрибә участорында да тәртип. Мәктәптә −7, бакчада 11 бала булачак. 

Иске Тәрбит мәктәбендә әле 2022 елда гына капитпль ремонттан ясалган иде. Шуңа да мәктәпнең сакланышы әйбәт.

Быел биредә 40 бала белем ала, 1 класска бер укучы керә. Балалар бакчасы мөдире Люция Петухова әйтүенчә, бакчага 13 бала йөриячәк. Хуҗа Хәсән балалар бакчасында да косметик ремонт ясалган. Мәктәптә 59 бала белем алачак. Биредә дә косметик ремонт ясалган, шулай да коридорда түшәмнәрне төзеклзндерәсе бар. Олы Подберезье мәктәбе ашханәсендә дә ремонт бара. Монда 81 бала белем алачак. Тәҗрибә участогында да тулы тәртип, елдагыча яшелчәләр мул өлгерә. Ульянково мәктәбендә дә, ашханәдә ремонт бара. Төзүчеләр 1 сентябрьгә өлгертергә җыена.

Надеждино, Иске Чәчкаб мәктәпләрендә дә балаларны яңа уку елына кабул итәргә әзерләр. 

Комиссия мәктәпләр буенча нәтиҗәне укытучыларның август конференциясендә игълан итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев