Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мөхтәсибәтенә 25 ел ел тулу уңаеннан районга Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин килде

Бүген район мөхтәсибәте оешуга 25 ел тулды.

Әлеге уңайдан районга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Иделаръягы зонасы районнанының мөхтәсибләре килде. Кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мөхтәсибебез Дамир хәзрәт Гыйниятуллин каршы алды. Очрашу Галия Кайбицкая музееннан башланды һәм Кайбыч ягы музеенда дәвам итте.
Олы Кайбыч урта мәктәбендә өлкән класслар укучылары, укытучылар белән очраштылар.
Олы Кайбыч мәчетендә мөхтәсибәтнең 25 еллыгына багышланган тантанада авыллар имамнары, мәзиннәре, дин сабаклары укытучы мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, авыл халкы катнашты. Биредә бергәләп өйлә намазын укыдылар. Дамир хәзрәт мөхтәсибәтнең 25 ел дәвамында эшчәнлеге белән таныштырды. Камил хәзрәт Коръән сурәләре укыганнан соң, Кайбыч халкын әлеге күркәм дата белән котлап, мәчетләргә ярдәмнәре өчен Альберт Рәхмәтуллинга, Рәмис Хәялиевка, динне үстерүгә керткән хезмәте өчен Дамир хәзрәткә Татарстан Диния назәрәтенең медальләрен тапшырды. Альберт Илгизәр улы Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга Кайбыч районының мактаулы гражданины исемен тапшырды.
Дамир хәзрәт аерым шәхесләрне, авыл имамнарын, мөгаллим һәм мөгаллимәләрне, иганәчеләрне бүләкләде. Тантаналы кафеда дәвам итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев