Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полиция бүлеге коллективы узган елны уңышлы төгәлләде

Республикадагы 19 авыл районы арасындагы рейтингта Кайбыч полиция бүлеге узган елның 6 ае нәтиҗәләре буенча 13 позициядә торган булса, хәзер – 4 урында.

2022 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм бу елга бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район суды судьясы Эльвира Нигъмәтҗанова, җәмәгать суды судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева, прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов катнашты.

Полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, эшчәнлекләре киңкырлы. Алар иминлекне тәэмин итү буенча максатчан эш алып бара. Җинаять юлына басучыларны, хуҗалыклар, авыл халкы милкенә кул сузучы каракларны, икътисади характердагы җинаятьләрне, ялган аракы сату, ришвәтчелек очракларын, хулиганлык гамәлләре кылучыларны, социаль мошенникларны ачыклыйлар. Юлларда иминлекне тәэмин итә, экстремизм, террорчылыкка, наркоманиягә юл куймау өстендә эшли, тайгак юлга баскан яшүсмерләрне исәпкә куеп, профилактик эш алып баралар. Хезмәтләре авыр да, мактаулы да. Былтыр бүлеккә җинаятьләр, һәлакәтләр турында 1628 гариза кергән (2021 елгыдан 25,2 процентка кимрәк), район территориясендә 118 җинаять эше теркәлгән, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,7 процентка кимегән. Бәхеткә, кеше гомеренә кул салу очраклары теркәлмәгән, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, урлашулар күрсәткече кимегән. Шулай да, ачылмаган җинаятьләр арасында агрофирмадан урлашуның – 10, гражданнарның шәхси хуҗалыгыннан урлашуның 11 очрагы, 9 кешенең банк картасыннан акчаларын урлау, М12 юл төзелешеннән 5 урлашу очрагы, авыл җирлекләрендә, “Челтәрле компания” җәмгыятеннән урлашу очраклары теркәлгән. Җинаятьләрне гомуми ачу күрсәткече 66,4 процент тәшкил итә, бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,7 процентка кимрәк.

Ел дәвамында алкогольле эчемлекләрне законсыз сату, җитештерү очракларын ачыклау максатында чаралар үткәрелгән, аерым фактларга тап булганнар. Барлыгы 90 литр ялган аракы һәм спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган (узган ел 8,35 литр булган). Әнә шулай итеп, ялган аракыдан күпме кешенең гомерен саклап калганнар. Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә эчкечелек ята. Узган елда наркотикларның законсыз әйләнешенең 2 очрагына тап булганнар.
Альберт Шакиров әйтүенчә, шәхескә карата җинаятьләр саны арткан. Бу юнәлештә 26 эш тикшерелеп, судка җибәрелгән.
Былтыр районда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Альберт Шакиров ЮХИДИ хезмәткәрләренә, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручыларны ачыклауга игътибарны арттыру бурычын куйды.
Миграция хезмәте тарафыннан районда 378 чит ил гражданы теркәлгән. Отчет чорында алар тарафыннан җинаять кылулар теркәлмәгән. Миграция буенча закон бозуларны ачыклау буенча 152 чара үткәрелгән.

Докладны тыңлаганнан соң, полиция бүлегенең уңышлары, кимчелекле яклары турында хәбәрдар булдык. Уңай якка үзгәрешләр булуы сөендерә, - диде Альберт Илгизәрович. – Безнең полиция хезмәткәрләре 30 елдан артык инде районыбыз халкы иминлеге сагында тора. Яңа җитәкче Альберт Әсхәтович коллектив белән уртак тел табып, матур гына эшли башлады. Тиздән авыл җирлекләрендә җыеннар башлана, анда участок уполномоченныйларын да чакырып калабыз. М12 тизйөрешле юл төзелеше дә коллектив эшчәнлегенә үз төзәтмәләрен кертте. Рейтинг буенча полиция бүлеге республика буенча беренче унлыкка керсә, тагын да яхшы булачак.

Альберт Илгизәрович эшләрендә аерым уңышларга ирешкән оперуполномоченный Илфат Шакировка, участок уполномоченные Рафил Ногмановка, эш башкару һәм режим инспекторы Гөлия Газыймҗановага Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район суды судьясы Эльвира Нигъмәтҗанова, җәмәгать суды судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов полиция бүлеге эшчәнлегенә үз күзлекләреннән чыгып бәя бирделәр, бердәм эшне алып бару буенча киңәшләрен җиткерде.

Полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакиров намуслы хезмәтләре өчен оператив дежур, полиция капитаны Радик Бикчәнтәевка, полициянең өлкән сержанты
Алексей Таракановка, миграция пункты начальнигы Илфир Яруллинга бүлекнең рәхмәтен белдерде. Ветераннар Советы рәисе Марс Нигъмәтҗановка гомумроссия эчке эшләр органнары ветераннары хәрәкәте рәисе, отставкадагы полиция генерал-полковник Николай Овчинников имзалаган “Ветераннар хәрәкәтен үстерү һәм ныгытуга керткән өлеше өчен” медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев