Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч полиция бүлегендә узган елга йомгак ясадылар

Республикадагы 19 авыл районы арасындагы рейтингта Кайбыч полиция бүлеге узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 16 позициядә торган булса, хәзер – 14 урында.

Җыелышта ТР Эчке эшләр министрлыгының полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Айрат Багауов, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, район прокуроры Алмаз Сөләйманов катнашты.

Полиция бүлеге начальнигы Айрат Вахитов чыгышыннан күренгәнчә, эшчәнлекләре киңкырлы. Алар иминлекне тәэмин итү буенча максатчан эш алып бара. Җинаять юлына басучыларны, хуҗалыклар, авыл халкы милкенә кул сузучыларны, икътисади характердагы җинаятьләрне, ялган аракы сату, ришвәтчелек очракларын, хулиганлык гамәлләре кылучыларны, социаль мошенникларны ачыклый. Юлларда иминлекне тәэмин итә, экстремизм, террорчылыкка, наркоманиягә юл куймау өстендә эшли, тайгак юлга баскан яшүсмерләрне исәпкә куеп, профилактик эш алып баралар. Хезмәтләре авыр да, мактаулы да.

2023 елда бүлектә 115 җинаять эше теркәлгән. Бәхеткә, кеше гомеренә кул салу очраклары, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, урлашулар күрсәткече кимегән.

Җинаятьләрне гомуми ачу күрсәткече, узган ел белән чагыштырганда, 3,2 процентка арткан һәм 69,6 процент тәшкил итә.

Айрат Вахитов әйтүенчә, милекчегә карата җинаятьләр, шул исәптән урлашулар, алдашулар саны кимегән. Узган ел районда яшәүче 19 кеше банк карталарыннан акча урлау факты буенча дежур частькә мөрәҗәгать иткән. Бу юнәлештә ике кеше тоткарланган.

Эшчәнлегегездә уңай якка үзгәрешләр күзәтелүе сөендерә, — диде Алексей Макаров. — Безнең полиция хезмәткәрләре 30 елдан артык инде районыбыз халкы иминлеге сагында тора. Бүлектә сигез вакантлы урын булуы борчылу тудыра. Коллектив тулы составта эшләсә, күрсәткечләрегез тагын да яхшырак булыр иде. Район җитәкчелеге полиция бүлегенә һәряклап ярдәм кулы сузарга әзер.

Район прокуроры Алмаз Сөләйманов һәм полиция полковнигы Айрат Багауов полиция бүлеге эшчәнлегенә анализ ясады, уңай һәм кимчелекле якларга тукталды, киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев