Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полиция бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Район полиция бүлегенең шәхси составы иртәдән үк актлар залына җыелган иде.

Биредә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантана узды.
Хокук сагында торучы полиция хезмәткәрләрен, әлеге өлкәдә эшләп киткән ветераннарын район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кайнар котлады. Хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау кәгазен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аның котлауларына Кайбыч полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакиров та кушылды, шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә медальләр, рәхмәт хатлары тапшырды, полиция бүлеге ветераннарына рәхмәт белдерде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев