Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч полиция бүлегенең дәүләт автоинспекциясе инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты хәбәр иткәнчә, салган килеш руль артына утыручылар бар әле

Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау максатында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.

Кайбыч полиция бүлегенең дәүләт автоинспекциясе инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфир Юсупов хәбәр иткәнчә, салган килеш руль артына утыручылар бар әле. Алар арасында гүзәл затларның да булуы кызганыч. Инспектор 1 майда Мәлки якларына юл тота. 22 сәгать 15 минутта Мәлки урамыннан җилдерүче автомобиль йөртүченең документларын тикшергәндә, аннан спиртлы эчемлек исе килүе сизелә. Инспектор «Алкотектор Юпитер» приборында тикшерү үткәрә, ул организмда спирт булуын күрсәтә. Тикшерү барышы видеоязмага төшерелә. 

Чираттагы рейд 12 майда Кошман авылына була. Биредә кичке 19 сәгать 10 минутларда Тукай урамында квадроциклда җилдерүче ханымның авторанспорт белән идарә итүгә хокук биргән таныклыгы булмый. Өстәвенә, спиртлы эчемлек тә кулланган булып чыга. Моны «Алкотектор Юпитер» приборы да раслый. 

14 майда Колаңгы тимер юл станциясе поселогында үткәрелгән рейд вакытында автоинспектор Илфир Юсупов Мәктәп урамында чит ил автомобиле белән идарә иткән ханымны туктата. Руль артындагы ханым да салмыш була. Автоледи «Алкотектор Юпитер» белән дә, медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта. Әлеге прибор 25 майда Мәлки авылында квадроцикл белән идарә иткән Иске Тәрбит авылы кешесенең дә организмында спиртлы эчемлек булуын күрсәтә. 

Әлеге дүрт очрак буенча да документлар җәмәгать судына тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев