Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полициясе коллективы үзләрендә эшләп чыккан пенсионерлар, ветераннар белән даими тыгыз элемтәдә тора

Район мөстәкыйльлеген алгач оешкан полиция бүлегенең традицияләре бүген дә уңышлы дәвам итә.

Иске Тәрбит авылында яшәүче эчке эшләр ветераны Николай Иванов үзе дә Кайбычта бергә эш­лә­гән хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора, үзен дә онытмыйлар. Утыз алты ел гомерен хокук тәртибен саклауга багышлаган Николай Иванович бу көннәрдә кунак­лар кабул итә. Елларны саный-саный 75 яшенә дә килеп җиткән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга килгән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровны, полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакировны, кадр­лар буенча урынбасары Илшат Сираҗетдиновны, участок уполномоченныйлары начальнигы Альберт Шәфиевны да, башка котлаулчыларны да, һәрвакыттагыча, ачык йөз белән каршы алды ул.

1917 елда Эчке эшләр комиссариаты карары нигезендә Совет милициясе барлыкка килә. 100 елдан артык эшләү дәверендә үзгәрешләр күп була. 1991 елда Советлар Союзы таркала, 2011 елда милицияне полиция дип атый башлыйлар. Әмма хокук саклаучыларның төп вазифалары элеккечә кала – хокук бозуга юл куймау, дәүләт иминлеген саклау, халыкны яклау.

Николай Иванов Иске Тәрбит авылында Аграфена белән Иван Ивановлар гаиләсендә бердәнбер бала булып үсә. Ул елларда әтисе колхоз рәисе, әнисе терлекчелек тармагында эшләгән. Әмма Николайга биш-алты яшь чагында әтисе авырудан вафат булган.

– Иске Тәрбит урта мәктәбен тә­мам­лаганнан соң, колхозга хисапчы итеп куйдылар. Бер ел эшләгәч, Совет Армиясе сафларына алдылар. Армиядә Саратов өлкәсенең Татищево бистәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән кайтуга, авыл Советына чакырып алдым һәм анда ярты ел бухгалтер булып эшләдем, – дип искә алды Николай Иванович яшьлек елларын. – Апас районының милиция бүлеге начальнигы Фәһим Сәмигуллин бер килүендә мине үзләренә эшкә чакырып киткән иде. Уйладым да, аның янына бардым. Анда эшкә урнашкач, 1969 елда Чабаксар шәһәрендә дүрт ай милиция мәктәбендә укып кайттым. Шуннан соң мине Мәлки кустына кергән Олы Подберезье, Мәлки (Иске Тәрбит ул елларда Мәлки авыл Советы составында иде), Хуҗа Хәсән, Чүти авыл Советларына участковый итеп җибәрделәр. Участок зур – 16 авылны үз эченә ала. Авылдан авылга йөрим, кунып калган вакытлар да еш була иде.

 Җәмәгать тәртибен бозучылар белән күзгә-күз очрашкан вакытларын да еш искә ала ул.

– Бервакыт Апастан Казан - Буа поездында кайтып киләм. Мин формадан, өлкән лейтенант. Свияжск вокзалына килеп керүгә, берәүнең теләсә кемгә бәйләнеп йөрүенә игътибар иттем. Халык борчуын белдерә башлады, милиция кая, диләр. Теге кешене якасыннан эләктереп алдым да, якасыннан тотып җилтерәттем. Кулымнан ычкынып, урамга чыгып йөгерде. Артыннан чыксам, каршыма пычак белән килә. "Нәрсә, мент, яшисең килмиме әллә?", – дип кизәнә. Пистолеттан һавага бер атуым булды, шунда ук юкка чыкты. Аткан тавышка милиция сержанты йөгереп килде. Тәртип бозучы әле шушы көннәрдә генә төрмәдән кайткан кеше булып чыкты. Үзем белән  пистолет булмаса, эшнең ничек бетәчәген кем белгән, – диде Николай Иванович. – Ул елларда да тыныч булмады, җинаятьләр күп иде. Кибет басу, мал урлау, колхоз складларын басу дисеңме, барысы да булды. Бу җинаятьләрнең күбесе күрше Чувашия кешеләре белән бәйле булды. Шуңа да, Комсомол, Яльчик, Янтик районнарына еш барырга туры килде. Ул вакытта минем һәр авылда үз “хәбәрчеләрем” бар иде. Кайсы авылда нинди тәртип бозу очраклары булуы хакында хәбәр итеп тордылар. “Кайнар эз”дән баргач, күпчелек җинаятьләрне вакытында ачтым. Бервакыт “Заря” колхозы складыннан, тимер йозакларны пычкы белән кисеп, 40 литрлы 17 бидон  бал урлаганнар. Авылда күрүче булмаганмы икән дип, сораштыргалап йөрим. Шуннан берәү “тиште” серне. Балны, “Урал” машинасына төяп, Канашка алып киткәннәр булып чыкты. Урлаучының кемлеген дә белдем. Адресы буенча фатирына барып кердем, хатыны гына өйдә. Карап йөри торгач, бер бидон табылды, өч литр­лы банкаларга да бал тутырып куйганнар. Балконда тагын биш бидон утыра, аларга “Заря” колхозы дип язылган. Калганнары Казанга илтеп сатканнар. Бу җинаятьче үз җәзасын алды.

– Ул елларда үсмерләр арасында җинаять ни дәрәҗәдә иде?

– Юк, дияргә дә була. Ул чорда балалар укытучыларның күзенә генә карап тора иде бит. Шимбә, ял көннәрендә укытучылар клубта кизү торды. Ирек­ле халык дружинасы да яхшы эшләде. Бу дружина белән Зоя Абульханова, Сергей Кузьмин, Михаил Герасимов җитәкчелек итүен өлкән буын кешеләре әле дә хәтерлидер. Ата-аналар җыелышларында профилактик әңгәмәләр алып баруның да файдасы зур булгандыр. Колхоз җыелышларында да законнарны аңлату эшләре алып бардым. Без, авыл Советлары, колхоз рәисләре белән бердәм булып, уртак тел табып эшләдек.

Кайбыч мөстәкыйльлеген алгач, ул чактагы эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Нәҗиев белән бергә эшли башлыйлар. 2000 елда лаеклы ялга чыкса да, тагын биш ел участок уполномоченные булып хезмәт куя әле ул. Намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнгән. “Мактаулы хезмәте өчен” I-II-III дәрәҗәдәге медальләре, “Милиция отличнигы”, РФ эчке эшләр министры боерыгы белән бирелгән “Милициянең атказанган участок инспекторы” күкрәк билгеләре, Совет милициясенең – 100, РФ Эчке эшләр министрлыгының – 200, Рос­сия полициясенең 300 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре бар.

Николай Иванов бүгенге көндә ялгызы гына туган авылында гомер кичерә.

1971 елда, авылдашы Римма Ильинична белән өйләнешеп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өчесе дә Казанда яши. Кызлары Маргарита – өлкән шәфкать туташы, Юрий – электрик, Виктор – машина йөртүче.Озак еллар бергә гомер иткән тормыш иптәше вафат булган. Ялгызы гына яшәсә дә, йорт-җире ялт итеп тора. Балалары да еш кайтып булыша, үзе дә тәртипне, чисталыкны ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев