Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь сайлаучылар белән очрашты

Бу атнаның якшәмбесендә кайбычлылар мөһим сәяси вакыйгада – VII чакрылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнаша. Алар арасында яшьләр дә күп, сайлау участокларының ишекләрен беренче тапкыр ачып керүчеләр дә бар.

Кайбыч яшьләре сайлауларда һәрвакыт активлык күрсәтә, гражданлык бурычын үтәүгә җитди карыйлар. Бердәм тавыш бирү якынлашкан көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь сайлаучылар белән очрашу уздырды. Анда Олы Кайбыч, Кошман һәм Мөрәле авылларыннан егет-кызлар килде. Күбесе сайлауларда әле беренче тапкыр гына катнашачак. Альберт Илгизәрович яшьләргә Кайбычның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, җирлегебездә алып барылган күркәм эшләр белән таныштырды.

- Беренче тапкыр сайлауларда катнашу – дулкынландыргыч һәм җаваплы вакыйга, – диде ул һәм уңышлар теләде. – Алда торган мөһим сәяси вакыйгада сезнең дә катнашуыгыз, гражданлык позициягезне үтәвегез мөһим.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина беренче тапкыр сайлауда катнашкан вакытларын бүгенгедәй хәтерли, хатирәләрен яшьләр белән дә бүлеште.

- Минем өчен сайлауларга барыргамы, юкмы, дигән сорауның беркайчан да булганы юк. Аларда катнашуны мәҗбүри дип кабул итәм, бу минем каныма сеңгән, - диде ул. - Сезнең кебек кайчандыр миңа да унсигез яшь тулган иде. 1995 елның феврале иде ул. Шул ук елның мартында беренче чакырылыш депутатларын сайладык. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мине сайлау комиссиясенә эшкә чакырды. «Эльвира, син күз алдыңа китер, классташларың әле сайлау яшенә җитмәгән, ә син инде беренче тапкыр тавыш биреп кенә калмыйсың, сайлаулар оештырырга да булышасың», - диде. Шул вакыттан алып, сайлау комиссиясендә 29 ел эшлим.

Эльвира Хәсбәтулловна территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары турында да сөйләде. Аларның берсе, иң яше – Зилә Сөнгатуллина. Ул районда оешкан яшь сайлаучылар клубы рәисе дә әле. Зилә Ильясовна әйтеп узганча, алда көтелгән сайлауларда 37 егет һәм кыз беренче тапкыр үз тавышын бирәчәк. Ул аларның барысына да уңышлар теләде.
Очрашуга килгән яшьләр – студентлар, күпчелеге әле быел гына мәктәп тәмамлаган. «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова аларны, укуларын тәмамлагач, туган якларына кайтырга чакырды.

- Ничек әйбәт, безнең районда яшь сайлаучылар клубы эшли. Үз вакытында, без үскәндә, андый клублар юк иде. Шулай да сайлауларга бәйрәмгә барган кебек бара идек. Дус кызларыбыз белән бизәнәбез, иң яхшы киемнәребезне киябез һәм гражданлык бурычыбызны үтәргә китәбез. Бу безнең өчен бәйрәм булды. Сезнең өчен дә сайлаулар тантанага әйләнсен иде. Гомумән, тормышыгыздагы бөтен сайлаулар да дөрес булсын. Бүген монда сез унике кеше. Барыгыз да туган районыгызга кайтсагыз, бик әйбәт булыр иде. Моннан китәргә беркайчан да соң түгел. Зур шәһәрдә сезне монда, үз ватанындагы кебек беркем дә алай көтмәячәк. Сез-яшь, инициативалы, актив. Барысы да үзегездән тора. Әгәр Кайбычта нәрсәдер ошамый, нидер җитми дип саныйсыз икән, аңа үзегез үзгәреш кертегез, фикерегезне җиткерегез. Моның өчен юллар ачык.

Яшь сайлаучыларның фикерләрен дә белешергә булдык. Мөрәледән Миләүшә Гобәевага унсигез яшь әле 5 сентябрьдә генә тулган. «Мәктәптә җәмгыять белеме дәресләрендә сайлаулар турында күп белемнәр тупладык. Инде менә хәзер аларда катнашу хокукына ия булдык. Сайлауга барасы көнне дулкынлану белән көтәм», - диде ул.

Кошманнан Сәйдәш Сабиров – Казан югары танк команда училищесысының өченче курсында укый. Ул быел яз көне илебез Президенты сайлауларында катнашкан булган инде.VII чакрылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар – аның өчен икенчесе. «Сайлауларның җитди процедура булуын күптәннән аңлыйм. Әнием Гөлшаһидә озак еллар участок сайлау комиссиясендә эшли. Бу сайлауларда да бик теләп үз тавышымны бирәчәкмен», - диде Сәйдәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев