Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Россия Президентын сайлаулар уңаеннан мөрәҗәгате

-

Хөрмәтле кайбычлылар! 15, 16, 17 март көннәрендә ил күләмендә Россия Президентын сайлаулар уза. Шул уңайдан күпмилләтле районыбызда яшәүче сайлаучыларга мөрәҗәгать итәм. Һәр сайлаучыны, тавыш бирү хокукыннан файдаланып, Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырам. Кайбыч халкы моңа кадәр узган сайлауларда да сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте, бу юлы да шулай булачагына ышанычым зур. Президент сайлауларында катнашып, без илебезнең алдагы язмышын хәл итәбез. Сайлаучыларыбыз, лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш биреп, гаиләләренең балалар һәм оныкларының киләчәген сайлар дигән ышанычта калам. Сайлау участокларына гаиләгез белән бергә килегез. Илебез Президентын сайлаулар Россиядә игълан ителгән Гаилә елында җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән «Бөтен гаилә белән сайлауларга» акциясе кысаларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев