Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы дзюдо секциясе эшчәнлеге белән танышты

Районда ТР Дзюдо федерациясе һәм район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган дзюдо секциясе узган елның көзендә ачылган иде. Анда дүрт яшьтән ундүрт яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Тренерлары — спорт мастерына кандидат Булат Галимов эшли.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында узучы дзюдо секциясе эшчәнлеге белән даими кызыксына. Ул тренердан ничә бала йөрүе, дзюдо буенча күнегүләрнең атнага ничә тапкыр үткәрелүе белән кызыксынды, секция эшчәнлегенә төрле яклап ярдәм итәчәген белдерде.

Тренер Булат Галимов әйтеп узганча, хәзерге вакытта биредә, ике төркемгә бүленеп, кырык бала йөри. Күнегүләр атнага өч тапкыр үткәрелә. Кечерәк төркемдәгеләр — бер, олыраклар сәгать ярым шөгыльәнә.

— Алты ай эчендә балалар күп нәрсәгә өйрәнде инде. Зуррак малайлар көрәш алымнарына тизрәк өйрәнә. Кечерәк төркемдә кызлар да бар,- диде тренер.
Булат Галимов чыгышы белән Апас районының Урта Балтай авылыннан. Ул кечкенә вакытта ук гаиләләре Казан шәһәренә күченеп киткән. Хәзер ул шәһәрдә яши, дзюдо белән шөгыльләнә, төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясый.

— Булат үз эшенә бик җаваплы карый, төрле сәбәпләр белән күнегүләр билгеләнгән көндә булмаса, ул аны икенче көнне үткәрә. Балалар да тренировкаларга бик теләп йөриләр. Балаларның әлегә ярышларда катнашканы юк, дзюдо көрәше нечкәлекләрен үзләштерәләр, — диде спорткомплекс мөдире Җәмилә Сәгыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев