Кайбыч районы башлыгы югары уку йортларын максатчан юллама белән тәмамлап кайткан яшь белгечләр белән очрашты
Күптән түгел генә кулларына диплом алган яшьләр белән мондый очрашу ел саен уздырыла.
Быел да егет-кызлар, бергә җыелып, кызыксындырган сорауларына җавап һәм үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булды. Альберт Рәхмәтуллин хәзерге вакытка районның социаль -икътисади үсеше, оешма, учреждениеләрдә хезмәт шартлары, яшь белгечләргә нинди хезмәт шартлары тудырылуы турында сөйләде. Белемле, яшь кадрларның җитешмәвенә тукталды.
Укырга кергәндә район белән килешү төзегән белгечләр, диплом алгач, өч ел дәвамында Кайбычта эшләргә бурычлы. Авылга кайтмаган очракта, биш ел эчендә дәүләт тарафыннан тотылган чыгымнарны кире кайтарырга тиеш. Укуларын алга таба дәвам итәргә теләүчеләр анда читтән торып укый ала. Көндезге бүлектә укыса, аны тәмамлаганнан соң, өч елын эшләргә бурычлы.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова, үзәк больницаның баш табибы урынбасары Индира Биктаһирова, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, социаль яклау бүлеге начальнигы Сәвия Тимершина, "Россия эше» кадрлар үзәгенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Эльвира Камалиева, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Радик Хәялиев вакансияләр, хезмәт халкы, яшь белгечләрне кызыксындыра чаралары, өстәмә түләүләр турында сөйләде.
Очрашуга 15 белгеч килгән иде. Һәрберсе, үзе белән таныштырып, нинди һөнәр алулары, киләчәккә планнары турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев