Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашты

Узган елгы язгы чакырылыш вакытында Кайбыч районыннан Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киткән егетләрнең унбише туган якларына кайтып җитте.

Бер солдат, контракт төзеп, алга таба хезмәт итәргә калган. Традиция буенча, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан солдатлар белән очрашты. 

Әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән икән. Очрашуга килгән егетләрне — Олы Кайбычтан Рамил Сергеев, Нияз Гарәфетдинов, Морза Бәрлебашыннан Альмир Борһанов, Инсаф Борһанов, Олы Тәрбиттән Раил Гыйбадиев, Чүтидән Рафил Хөснетдинов, Олы Урсактан Айнур Җәләлиевны районның хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова сөенеп каршы алды. Әниләрчә кайгыртучанлык күрсәтеп, хәл-әхвәлләрен сорашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, намуслы хезмәт итүләре өчен рәхмәтен белдереп, егетләргә Кайбычның 30 еллыгы медальләрен тапшырды. 

— Армиягә киткәндә яшүсмер егетләр идегез. Районыбыз данына тап төшермичә хезмәт итеп, кыю ир-атларга әйләнеп кайттыгыз, — диде Альберт Илгизәрович. — Хәзерге вакытта күбегез ял итәдер. Алга таба нишләргә, кая барырга икән, дип баш ватучылар да бардыр. Туып-үскән районыгызда калырга уйласагыз, без шат кына булырбыз. Бездә эш урыннары җитәрлек. 

Очрашуга полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакиров һәм аның урынбасары Илшат Сираҗетдинов та килгән иде. Алар егетләрне үзләренә хезмәткә чакырды, шушы өлкәләрдә эшләүнең өстенлекле яклары турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев