Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы сайлауга гаиләсе белән бергә килде

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген Россия Президентын сайлауларда катнашты.

«Хәерле сәгатьтә! Илләребез тыныч булсын, бу сайлаулар матур киләчәккә нигез булсын», — диде ул сайлау бюллетенен тартмага салгач.

Үзенең туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогына ул тормыш иптәше Эльмира ханым, улллары Салават, Сәйдәш, кызы Зилә белән бергә килде.

-Районыбызның барлык сайлау участокларында менә өченче көнен инде сайлаулар уза. Сайлаучыларның активлыгын югары бәялим, — диде Альберт Рәхмәтуллин журналистларга биргән әңгәмәсендә. — Кайбыч халкы моңа кадәр узган барлык сайлауларда да сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте, бу юлы да шулай булачагына шигем юк. Россия Президентын сайлауларда катнашып, без илебезнең алдагы язмышын хәл итәбез. Сайлаучыларыбыз, лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш биреп, гаиләләренең, балалар һәм оныкларының киләчәген сайлар дигән өметтә калам.

Альберт Рәхмәтуллин «Бөтен гаилә белән сайлауларга» фотозонасы янында гаиләсе белән фотога да төште.

-Быелгы ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районда гаилә институын ныгытуга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрергә җыенабыз. Ил Президентын сайлауларның «Бөтен гаилә белән сайлауларга» девизы астында узуы мактауга лаек күренеш, — диде ул. — Элек-электән безнең әти-әниләр сайлауларга гел бергәләп барды. Ул көн һәрвакыт бәйрәм төсе ала иде. Бу матур традициянең хәзер дә дәвам итүе сөенечле хәл, әлбәттә. Безнең балалар да сайлауда катнашуның мөһимлеген күреп үсә.

Район башлыгы әйтеп узганча, киләчәктә дә илләр тыныч булсын, тотрыклылык саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев