Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев: «Көчле буран булу сәбәпле, трассада туктап калган машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтелә»

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев юллардагы хәл турында сөйләде.

Бу хакта аның чыгышы «Болгар» радиосыннан да яңгырады, ул «Ватаным Татарстан» газетасына да әңгәмә бирде.

Бу көннәрдә аномаль булган һава шартлары күптәнге хәлләрне искә дә төшерде, гаҗәпләндерде дә. Бер караганда бу чын кыш — гадәти хәл кебек. Әмма күптән күрелмәгәнгәме, аптырабрак калучылар да булды. Безнең Идел буе территориясен шушы эпицентрның үзәгенә эләккәндер дип аңлыйбыз, чөнки федераль каналларда һава торышы хакындагы сүзләрне гел Татарстаннан башладылар. М7 трассасында ниләр генә юк! М12 нең күпчелек өлеше безнең районнан узганга, нәрсәләр булганын күреп, ишетеп торабыз. Чыннан да, трасса бик зур авырлыкларга килеп төртелде. Беренчедән, ул тышкы яктан да, эчке яктан да бик биек барьерлар белән әйләндереп алынган. Алар үзеннән-үзе карны тоткарлаучы булып торалар. Көчле буран карны сыртлап сала. Икенчедән, юл шактый киң булса да, беренче полосада баручы машинаны икенче полосадагысы узам дип килеп басса, икәү бергә кысылалар, нәтиҗәдә бөке барлыкка килә. Ни алга, ни артка китә алмыйлар. Әле бит М12 дә теләсә кайсы якка рәхәтләнеп йөреп тә булмый.
Ярдәм чараларын күрдек. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җылыту һәм ашату өчен махсус чатырларын бирде. Аларны алып кайтып, Олы Кайбыч авылы янындагы зур парковка янәшәсенә урнаштырдык. Буран вакытында 70 ләп фура торды. Ашау-эчү якларын район үзе кайгыртты. Ул бит әле пунктны китереп куйдык та, барысы да шунда килеп керде дигән сүз түгел. Машиналарның кайберләре 5 километр ераклыкка барып туктап калганнар, кайберләре 10 километрга. Ягулыклары бетүчеләр дә булды. Кайберләре баскан урыннан селкенә дә алмый: алда да, артта да, ян-якта да машина. Аларны җыештырып йөрү өчен Гадәттән тыш хәл министрлыгы хезмәте һәм М12 сафка басу уңаеннан «Автодор» оештырган авария комиссарлары хезмәткәрләре зур көч куя. Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре дә шушында эшли. Күмәк көч белән күп кенә юлчыларны баләдән коткаралар. Әйтәсе килгән сүзем шул. Бу — олы юл, олы юлның үз проблемалары бар. Йөрергә чыккан кеше һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүләренә һәрберебез дә җитди карасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев