Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы халыкны гриппка каршы вакцина ясатырга өнди

Көннәр суыта барган саен, салкын тидерү очраклары арта бара.

Грипп та ерак йөрми. Борын тыгылу, төчкерү, йөткерү, югары температура барыбызны да куркыта. Вируслы чирләр аеруча куркыныч, арада авыручылар булса, ул башкаларга да йогарга мөмкин.

Грипп авыруы таралмасын өчен, район үзәк больницасы хезмәткәрләре хәзердән үк чарасын күрә. Бүген алар район Советында эшләүче хезмәткәрләргә прививка ясарга килде.

-Без килүгә әле 20 минутлап кына вакыт үтте, шуңа карамастан, 20дән артык кешегә вакцина ясарга өлгердек. Бу көнне без 42 кешегә вакцина ясадык, - диде поликлиника фельдшеры Светлана Хикмәтуллина белән шәфкать туташы Алсу Борһанова.

Вакцинаны, иң беренче булып, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ясатты, аның үрнәгенә урынбасарлары, башка хезмәткәрләр дә кушылды.

- Салкын тиеп авырулар, грипп, коронавирус кебек йогышлы авыруларны булдырмас өчен, алдан ук чарасын күрергә кирәк. Бу чирләрнең куркыныч булуын вакыт үзе күрсәтте. Шуңа күрә вакцина ясату- иң үтемле профилактик чара дип уйлыйм. Бер елны да вакцина ясатмыйча калганым юк. Минем үрнәккә башкалар да кушылсын иде,- диде Альберт Илгизәрович.

Район үзәк больницасының врач эпидемиологы Сәлидә Закирова әйтеп узганча, гриппка каршы вакцина ясауны 12 августта башлап җибәргәннәр.

-Беренче партия вакцина мең дозада- өлкәннәр, 690 доза балалар өчен кайткан иде. Бүгенге көнгә барлыгы 1670 кешегә вакцина ясалды, – диде ул.  – Шушы арада вакцинаның икенче партиясе, өлкәннәргә – 800, балаларга – 400 доза кайтырга тиеш. Быел без 7557 кешегә вакцина ясауны планлаштырдык. Узган ел район буенча 5860 кешегә вакцина ясаган идек. Кышкы чорда грипп белән авырмыйм, дигән кешеләрне бүгеннән вакцина ясатырга чакырабыз. Бу иммунитет барлыкка килсен өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев