Кайбыч районы башлыгы журналистлар белән очрашты
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа ел алдыннан район журналистлары белән матбугат очрашуы уздырды.
Анда узып баручы елга йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар хакында сүз барды.
Очрашу узып баручы елның икътисади күрсәткечләрен барлаудан башланды.
— 2025 ел безнең өчен иң уңышлы елларның берсе булды. Аны матур күрсәткечләр белән төгәллибез. Кайбыч саф авыл хуҗалыгы районы булгач, сүзне дә шуннан башлап җибәрим әле. Туган җиребездә аягына нык басып, күкрәген киң итеп киереп тырышып эшли торган халкыбыз бар, — диде Альберт Рәхмәтуллин.— Өч ел элек район тарихында беренче тапкыр 100 мең тонна ашлык үстерсәк, быел инде без 100 тонна сөт саву күрсәткеченә ирештек. Соңгы елларда терлекчелек өлкәсендә күрсәткечләр түбән иде. Чөнки терлекләр саны кимеде, терлек булмагач, аның табышы да юк. Районга инвестор булып «Август-Агро» килгәч, барысы да уңай якка үзгәрде. Бу көчле инвестор белән инде өч елдан артык эшлибез. Алар белән эш башлаганда нәрсә вәгъдәләшкән булсак, барысы да үтәлде. Бүгенге көндә дүрт мең баш сыерны бер түбә астына алган мега-фермалары гөрләп эшли. Быел яз көне бу ферманы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күреп китте һәм югары бәясен бирде. «Туган як-Агро» кичә шатлыклы хәбәр җиткерде: 400 башка исәпләнгән икенче фермаларын кулланылышка тапшырып, терлекләрне шунда керттеләр. Бүгенге көндә 102 тонна сөт савабыз, шуның 90 тоннасын "Август-Кайбыч«ныкы, ун тоннасы «Туган як -Агро» өлешенә туры килә. Иделаръягындагы сигез район арасында иң күп сөт савучы булып безнең район исәпләнә. Терлекче хезмәтен бөтен тирәнлеге белән аңлыйм. Әнием савымчы булып эшләгәч, аның янына гел булышырга йөреп, сөтнең нинди авырлык белән килүен яхшы беләм. Районның экономикасы елның елына үсә бара.
— Бу елга билгеләнгән илкүләм проектлар тормышка ашырылдымы?
— Федераль, республика, муниципаль программалларда актив катнашуыбыз безгә авылларның социаль йөзен үзгәртергә мөмкинлек бирә. Без быел да программаларда катнаштык һәм аларның барысын да үтәдек. Төзисен төзедек, ремонтлыйсын ремонтладык. Быел юларга да күп акча бирелде. Кече Мәме ягында юллар тузган иде, анда асфальт салдык. Кечкенә авыл булса да, Олы Колаңгыга барып җиттек, Салтыйганда заман таләпләренә туры килә торган юл барлыкка килде. Ике кечкенә авыл — Сосновка һәм Александровкага да бер-ике ел эчендә барып җитәчәкбез. Үзара салым программасында катнашулары өчен халкыбызга рәхмәтлемен. Шул нигездә җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләр уңай хәл ителә. Илкүләм проектларда да 2026 елда да актив катнашачакбыз.
— Район башлыгы булгач, сез иң беренче чиратта даими рәвештә каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештырдыгыз. Моның нәтиҗәсе күз алдында. Тормыш иптәшегез Эльмира Рәшитовна да экологик тәрбия бирү белән актив шөгыльләнә: укучыларының чүпне аерып җыю буенча проекты республика дәрәҗәсендә призлы урын алды. Бу тема кайбычлыларны борчый, чөнки чүплекләрдә пластик күләме арта бара. Сез иптәшегезнең башлангычын хуплыйсызмы? Районда чүпне аерып җыюга күчү мөмкинме?
— Бар кешегә дә чиста җирдә, чәчәкләр үскән һәм тәртип булган җирдә яшәү рәхәт. Хәзер авылларыбыз күпкә чистарды, әмма ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга ярамый.
Район башлыгы буларак та, тормыш иптәше буларак та Эльмира Рәшитовнаның башлангычларын тулысынча хуплыйм. Безнең гаиләдә экологик тәрбия шәхси үрнәккә нигезләнгән. Бәлки, кемдер гаҗәпләнер, туган авылыбыз Бәрлебашындагы яшьләр ял итә торган күл буендагы чисталыкны Эльмира балалар белән бергәләп саклый: үләнен дә чабалар, чүп-чарын да җыялар.
Чүпне аерып җыю — заман таләбе. Бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнергә кирәк. Контейнерлар кую гына җитми, халыкны чүпне аерырга өйрәтергә һәм икенчел чималны сату логистикасын уйларга кирәк. Монда системалы эш, бәлки, дәүләт программалары һәм субсидияләр кирәк булачак.
— Ат елы килә. Сезнең дә атлар яратуыгызны беләбез.
— Атлар яратуым бала чактан килә. Алар бик акыллы хайваннар, элек-электән кешенең иң беренче ярдәмчесе, туендыручысы булганнар. Безнең Рәхмәтулла бабай хәлле кеше булган. Үз хуҗалыгында революциягә кадәр атлар да тоткан. Соңыннан кулак дип, атларын да, башка мөлкәтен дә тартып алганнар. Шуннан соң, нәселебездә ат асраучы булмаган. Элегрәк «Орлик» кушаматлы атыбыз бар иде. Аның белән Сабан туенда берничә ел ат чабышында катнашып, беренче урыннарны алдым. Үз хуҗалыгыбызда туксанынчы еллар башыннан атлар асрыйбыз. Һәркөнне иртәнге сәгать алтыда атларым янына барам, ашатам, эчертәм. Эштән соң да алар янында кайнашам, рәхәтләнеп ял итәм. Улларым өчен бу шөгыль хезмәт хезмәт тәрбиясе дә.
— Биш-ун елдан районны ничек күзаллыйсыз?
— Киләчәктә нәрсә буласын беркем дә белми. Ләкин шуны әйтәсем килә: халыкка мөмкинлекләр, уңайлы тормыш шартлары тудыру буенча безнең район үсештә. М-12 трассасы безгә күп мөмкинлекләр ачты.
Кайсы гына авылга барсаң да, юл бар, алар чистартыла, су, ут, газ, интернет кергән. Мәдәният йортлары, кибетләр эшли, мәктәпләр бар. Бассейн, боз шугалагы, чаңгы базасы, спорт һәм уен мәйданчыклары, парклар — барысы да халык өчен. Ял итәргә кафелар бар. Авылда авыр хезмәт белән интегү дә юк хәзер. Чөгендер эшкәртмибез, бәрәңге үстермәүчеләр дә бар, мал асрау, сыер савулар да онытылып бара.
Киләчәктә Кайбычны зур төзелешләр көтә. Бездә яшьләр үзәге булачак. Республика Рәисеннән балалар лагере төзергә хуплау алдык. Аны киләсе елда төзи башларбыз дип ышанып торабыз. 2028 елда боз сарае төзү планга кертелгән. Алдыбызда менә шундый зур масштаблы эшләр тора.
Район башлыгы белән
Луиза Сөнгатуллина, Ләйсән Саттарова,
Фирәдә Батталова,
Мингазиз Сөнгатуллин аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев