Кайбыч районы полиция бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Республика буенча бишенче урында бару – кадрлар кытлыгы шартларында эшләүче Кайбыч полиция бүлегенең нәтиҗәле хезмәткә омтылып эшләвен күрсәтә.
10 ноябрь —Эчке эшләр хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычтагы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Тантанада район прокуроры вазифасын башкаручы Айрат Садыйков, бүлек начальнигы Айрат Вахитов, эчке эшләр бүлеге ветераны Марс Нигъмәтҗанов катнашты.
— Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, ветераннар! Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык, куелган максатларга тугрылык таләп итә. Сезнең алга Ватанга һәм законга хезмәт итү бурычы куелган. Кешеләр, тормышта килеп туган иң кыен хәлләрдә гаделлек эзләп, нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә,- диде Альберт Рәхмәтуллин. — Бу көнне без гади хезмәткәрләргә һәм офицерларга — җинаятьләрне ачу, булдырмау белән шөгыльләнүчеләргә, участок уполномоченныйларына, патруль хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә, шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Һәммәгезгә дә имин тормыш, якыннарыгызның мәхәббәтен, аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, игелекле максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар һәм һөнәри биеклекләрне яулавыгызны телим!
Альберт Рәхмәтуллин хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче полиция майорлары Илсөяр Маланьевага, Илшат Зиннәтуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды. Прокуратура хезмәткәре Айрат Садыйков та шәхси составка теләкләрен җиткерде, нәтиҗәле хезмәт теләде.Айрат Вахитов үз хезмәтләрен башкаларга үрнәк булырлык итеп башкаручы полиция майоры Рузалия Галиуллинага «Татарстан Республикасы буенча мактаулы хезмәткәр» күкрәк билгесе, полиция капитаны Радик Фәсхетдиновка «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгындагы яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе, полиция майоры Илфат Әхмәтовка I дәрәҗәдәге, полиция капитаны Алсу Нигъмәтуллинага II дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев