Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы укучылары кышкы мәктәп яны лагерьларында ял итә

Кышкы каникулларның иң кызган, рәхәт чагы.

Укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатында, алар өчен лагерьлар оештырылды.

Мәгариф бүлеге методисты Илона Биккулова хәбәр иткәнчә, 3 гыйнвардан безнең районда унике мәктәптә — Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти, Иске Тәрбит, Кошман, Федоровское, Колаңгы, Борындык, Бәрлебашы, Олы Подберезье, Ульянково Хуҗа Хәсәндә төрле юнәлештәге кышкы лагерьлар эшли. Аларда 150 бала ял итә.

Лагерь программасы спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәтлекне ныгытуга, танып белүгә юнәлдерелгән чараларны, уеннарны, кызыклы очрашуларны үз эченә ала.

Алар укучыларның актив ял итүенә булышлык итә, иң мөһиме, иҗади сәләтләрен үстерә.

Кышкы мәктәп яны лагерьлары 9 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев