Кайбыч районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр
Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.
ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.
Кайбыч халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале — безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме https://vk. com/public173537996.
Район башлыгының матбугат сәркатибе дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде.
"Бу — Россиядәге „ВКонтакте“ һәм „Одноклассники“ социаль челтәрләрендәге барлык дәүләт учреждениеләренең рәсми битләре.
Дәүләт пабликларының бурычы — кулланучылар өчен уңайлы мәйданчыкларда халыкка файдалы, актуаль һәм мөһим мәгълүматны җиткерү. Дәүләт паблигы аша гражданнар үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, коммуналь хезмәте күрсәтү, баланы балалар бакчасына, мәктәпкә урнаштыру, спорт секциясенә йөртү һәм башка мәсәләләр буенча консультация алырга мөмкин.
Көндәлек проблемалар белән мөрәҗәгать итүчеләр юк дәрәҗәсенддә. Бу халыкны борчыган проблемаларның үзләре яшәгән авыл җирлекләрендә хәл ителүе турында сөйли" — шулай дип белдерде.
Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.
#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев