Кайбыч районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде
Бүген Кайбычка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде.
Аның белән бергә «Август» компанияләр төркеме генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов килде. Аларны «Август -Кайбыч» җәмгыяте территориясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, әлеге җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов каршы алды.
Алар җәмгыять басуларында урып-җыю барышын вертолетта карап әйләнделәр. Терлекчелек комплексы төзелеше, ындыр табагында эш барышы белән таныштылар. Җәмгыятнең әле күптән түген генә сафка баскан офисын да сокланып карадылар.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычның казанышлары турында сөйләп үтте.
— Кайбыч районы үз тарихында икенче тапкыр бөртекле культуралардан 100 мең тоннадан артык ашлык суктырды. Аның беренчесе 2017 елда булган иде. Быел әлеге уңышка «Август-Кайбыч» җәмгыяте саллы өлешен кертте. Гомуми уңыш буенча Кайбыч республикада беренче унлыкка, бер гектардан уртача уңдырышлылык буенча беренче бишлеккә керә. Хәзергә урып-җыю дәвам итә, без 100 мең тонна чиген уздык инде, — диде Альберт Илгизәрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев