Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә катнашучыларны хөрмәтләделәр

Район мәдәният йорты сәхнәсендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашучыларны хөрмәтләделәр. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында үтте.

Быел бу бәйгедә безнең районнан дүрт гүзәл зат — Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенең сәүдә хезмәткәре Хәлимә Тараканова — «Хатын-кыз -ана», Бәрлебашы мәктәбенең биология укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина — «Минем язмышым — минем һөнәрем», мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова — «Хатын-кыз — лидер», Борындык авылы мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә катнашты. 
Алып баручы — Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиядиева аларның барысын да сәхнәгә чакырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйгедә катнашкан ханымнарга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырып, аларга рәхмәтен белдерде. Барлык гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара-хатын кызлар көне белән котлады. Аларны бәйгегә әзерләгән өчен, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Миңгалиева да Альберт Илгизәрович кулыннан бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев