Кайбыч районында яшьләр форумы узды
Яшьләр һәрвакыт тормышка позитив карашлы булулары белән аерылып тора, яңа идеяләр белән янып яши.
Кайбыч районының егет-кызларына да әнә шундый сыйфатлар хас. Бүген кич алар район мәдәният йортына форумга җыелды.
Яшьләр белән очрашуга оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар да чакырылды.
Шушы җирлектә туып-үсеп, мәктәп тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашу үткәрү традициягә әйләнеп бара. Максат — студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү, бездәге эш урыннары белән таныштыру, укуларын тәмамлагач, туган якларына кайтырга чакыру.
Форумга җыелган яшьләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
Мин сезне Кайбычка кайтырга, шушында эшләргә, гаилә корып балалар үстерергә чакырам. Туган ягыбызның сезгә өметләре зурдан. Киләчәгебез сезнең кебек яшьләр кулында,— диде ул.
Альберт Илгизәрович яшьләргә бездә эшләү, ял һәм гомер итү өчен тудырылучы шартлар һәм мөмкинлекләр турында да кызыгырлык итеп сөйләде.
«Август-Кайбыч», «Туган як- Агро» җәмгыятьләре генераль директорлары Александр Иванов һәм Альберт Хәялиев, полиция бүлеге начальнигы Айрат Вахитов, районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова да үзләрендә булган эш урыннары, хезмәт хаклары, шушы тармаклардагы хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде.
Олы Кайбычта төпләнеп, гаилә корып, үз эшләрен башлап җибәргән яшь гаиләләр — Алсу һәм Динар Мотыйгуллиннар, Лилия һәм Раил Нигъмәтовлар, Айсылу һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар, күптән түгел гаилә корган яшь белгечләр Илзирә һәм Булат Гыйбадуллиннар да яшьләрне туган якларына кайтырга чакырды, монда калуларына бер дә үкенмәүләрен әйттеләр.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина яшьләрнең сайлаулар буенча булган белемнәрен тикшерде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр бүләк алды. Соңыннан яшьләрнең язмача мөрәҗәгатьләре укылды, сорауларына җаваплар яңгырады. Кызыклы да, файдалы да очрашу дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев