Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында өч мәктәп ашханәсе дәүләт ярдәме белән ремонтланды

Татарстанда быел да да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа нигезендә Кайбыч районының өч мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланды. Алар -Олы Подберезье, Чүти, Ульянково мәктәпләре ашханәләре.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып барганда, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ремонт эшләрен алып барган «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин әлеге ашханәләрне карап чыкты.

Аларны мәктәп директорлары Фәнзилә Биктимерова, Рәис Хөснетдинов һәм Наталья Челнокова каршы алды. Олы Подберезье мәктәбе ашханәсендә эшчеләр соңгы штрихларны куя.

Укытучылар җыештыру эшләрен башкара. Чүти мәктәбендә ремонт төгәлләнгән. Ульянково төп мәктәбендә дә эш финишка якынлашкан, ремонт бер-ике көндә тулысынча төгәлләнә.

Директорлар мондый шартлар булдыруга дәүләт һәм район җитәкчеләренә рәхмәтле.

— Ремонттан соң мәктәп ашханәләре танымаслык булып үзгәргән. Җиһазлары да яңартылды. Укучыларга да, ашханә эшчеләренә дә шундый уңайлы шартлар тудыру — кирәкле эш, — диде Альберт Илгизәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев