Кайбыч районында сайлау участоклары үз эшен башлады
-
Бүгеннән илебездә Россия Президентын сайлаулар башланды. Тавыш бирү өч көн дәвамында — 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлау¬чылар үз участокларына шушы өч көн эчендә килә ала. Берничә көнлек тавыш бирү турындагы карар Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан РФ законнарына яраклы рәвештә кабул ителде. Болар барысы да сайлаучыларга уңайлы булсын, һәркем үзенә җайлы вакытта үз сайлау участогына килә алсын өчен эшләнә.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 гыйнварына безнең районда 10 мең 58 сайлаучы теркәлгән. Кайбычта 31 участок сайлау комиссиясе эшли. Аларның эшенә 197 кеше җәлеп ителгән, территориаль сайлау комиссиясендә — сигез кеше. Комиссияләр 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев