Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында халык программасының биш еллык нәтиҗәләренә йомгак ясалды

Кайбыч районында «Нәтиҗә бар!» муниципаль форумы узды.

Анда соңгы биш елда халык программасының тормышка ашырылуына йомгак ясалды һәм алдагы бурычлар билгеләнде.

Форум башланганчы анда катнашучыларга халык программасы ярдәмендә республикада тормышка ашырылган күләмле үзгәрешләр турында видеоролик күрсәтелде. Анда мәктәпләр, балалар бакчалары, больницалар, мәдәният һәм спорт объектлары төзелеше, җәмәгать киңлекләре һәм ишегалларын төзекләндерү турында әйтелде.

Форум эшендә «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт комитеты рәисе, депутат Максим Топилин, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Гыйниятуллина, «Газпром төбәкарагаз Казан» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһировның ярдәмчесе Рифат Вахитов катнашты.

Форумны ачып, Альберт Рәхмәтуллин партиянең җирле бүлеге эшенә нәтиҗә ясады. Бүгенге көндә ул 1163 партия әгъзасын һәм 288 тарафдарны берләштерә.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында партия сафлары тагын 18 кеше белән тулыланган.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, халык белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Алты ай эчендә җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 75 мөрәҗәгать килгән, аларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль ярдәм мәсьәләләренә кагылган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән эш дәвам итә. Районда ведомствоара эшче төркем эшли, ветераннарга эшкә урнашуда һәм җәмгыятькә яраклашуда ярдәм күрсәтелә, хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары тәкъдим ителә.

Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча да зур эш алып барыла. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кайбыч районыннан авырлыгы 491 тонна булган 39 гуманитар колонна озатылган. Аларның гомуми бәясе якынча 60 миллион сум тәшкил итә.

Халык программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Альберт Рәхмәтуллин соңгы биш елда федераль һәм республика программаларында катнашу нәтиҗәсендә районда социаль һәм инженерлык инфраструктурасының 66 объекты төзелүен һәм капиталь ремонтлануын билгеләп үтте. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар, җәмәгать киңлекләре, су белән тәэмин итү объектлары һәм спорт корылмалары яңартылган.

Быел район 18 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Аларның гомуми инвестиция күләме 853 миллион сумнан артып китә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга карамастан, республика тотрыклы үсешен дәвам итә.

— Партиянең төп бурычы — халыкны тыңлау, ишетү һәм тәкъдимнәрен башкарма хакимияткә җиткерелә торган конкрет карарларга әйләндерү, — диде ул.

Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, мондый эшнең иң ачык мисалларының берсе — ишегалларын төзекләндерү программасы. Берничә ел эчендә

Татарстанда алты меңгә якын ишегалды яңартылган, ә проектны гамәлгә ашыруга 50 миллиард сум күләмендә бюджеттан тыш акча җәлеп ителгән.

Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин халык программасының кешеләрнең көндәлек мәсьәләләрен хәл итүдәге әһәмияте турында сөйләде. Ул күп кенә башлангычларның нәкъ менә халык белән очрашулар вакытында тууын һәм соңыннан дәүләт карарларының нигезенә әверелүен билгеләп үтте.

— Халык программасы — иң элек кешеләрнең тәкъдимнәре. Нәкъ менә алар барлык дәрәҗәләрдә кабул ителә торган карарларның нигезен тәшкил итә, — дип ассызыклады Максим Топилин.

Ул гаиләләргә ярдәм итүнең төп юнәлешләрнең берсе булып калуын искәртте. Соңгы елларда балалы гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары сизелерлек киңәйтелде: бердәм пособие кертелде, салым чигерүләрен бирү тәртибе камилләштерелә, күп кенә дәүләт хезмәтләрен күпсанлы белешмәләр җыймыйча гына алырга мөмкинлек биргән цифрлы сервислар үсеш ала.

Форум ахырында Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куелган Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасын тәкъдим итте.

— Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән 52 якташыбыз бар. Алар — төрле һөнәр ияләре, үзләренең намуслы хезмәте белән Кайбыч районы һәм бөтен республика үсешенә зур өлеш кертүчеләр, — диде район башлыгы.

Ул август һәм сентябрь айларында районның хезмәт коллективларында һәм гражданнар җыеннарында электрон Мактау тактасы лауреатларына исемле таныклыкларны тантаналы тапшыру чаралары узачагын хәбәр итте.

«Нәтиҗә бар!» форумы Кече Мәме авылыннан волонтерлык хәрәкәте, партия активистларын бүләкләү һәм партия билетлары тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев