Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә хат ташучыларны хөрмәтләделәр

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газетага яздыру кампаниясе буенча “Кайбыч таңнары” республикада икенче урында. Монда почта хезмәткәрләренең дә өлеше зур.

Газетага яздыру, аларны халыкка таратуда хат ташучыларның эшчәнлеге мактауга лаек. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Кайбыч таңнары» редакциясе Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә бу яртыеллыкка район газетасына иң күп яздырган хат ташучыларны бүләкләде. Менә алар:

1. Вилданова Алсу Әфгалетдин кызы, Кошман авылы почта бүлеге хат ташучысы

2. Козина Ирина Александровна, Кече Мәме почта бүлеге хат ташучысы һәм операторы

3. Нуриева Гөлназ Әбрар кызы, Олы Урсак почта бүлеге хат ташучысы һәм операторы.

4. Сафиуллина Гөлгенә Тәлгать кызы, Колаңгы почта бүлеге хат ташучысы.

5. Вәлиева Гөлнур Равил кызы, Борындык почта бүлеге хат ташучысы.

6. Зиннәтуллина Эльмира Илдус кызы, Олы Кайбыч почта бүлеге начальнигы һәм хат ташучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев