Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районындагы коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе ТР Рәисе премиясенә лаек булды

Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен «Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге» җитәкчесе Надежда Ермолаевага ТР Рәисе премиясе бирелде.

Күркәм традиция буенча, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан хөрмәтләделәр.
Премия гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә зур өлеш керткән аерым затларга һәм социаль әһәмияткә ия булган, балалар, ветераннарның мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар өчен коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Шулай ук төрле өлкәләрдә — мәгариф, мәдәнияттә иҗтимагый танылу алган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар, гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен дә тапшырыла.
Премия лауреатларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Аларга дипломнарны һәм мактау билгесен Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүләкләнүче сигез татарстанлы арасында Кайбыч районыннан Надежда Ермолаева да бар иде. Ул әлеге премиягә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, әти-әни булуны һәм балачакны яклауга, халык мәдәниятләрен һәм традицияләрен торгызуга керткән өлеше өчен лаек булды. Надежда Анатольевна безнең районда тугыз елдан артык «Вера. Надежда. Любовь» дип исемләнгән гаилә кыйммәтләрен саклау үзәген җитәкли.

Рәисебез билгеләп үткәнчә, премия белән кызыксыну арта, конкурста бөтен республикадан җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. «Соңгы елларда без гражданнарыбызның активлыгы артуын, бердәмлеген, шулай ук коммерцияле булмаган секторның республика үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә, шул исәптән ковид пандемиясе нәтиҗәләрен җиңеп чыгуда, махсус хәрби операция шартларында гуманитар ярдәм күрсәтү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өлешендә актив катнашуын билгеләп үтәбез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Премия 2015 елдан бирле ел саен бирелә. Сигез ел эчендә әлеге бүләкне 55 кеше алды. Шул исәптән гражданнарга 21 шәхси премия бирелде, 34 оешма билгеләп үтелде.
Премиягә дәгъва итү бәйгесендә гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Премиягә кандидатларны Татарстанда теркәлгән әлеге оешмалар, республика хакимиятенең башкарма органнары каршындагы иҗтимагый советлар һәм муниципаль берәмлекләрдә төзелгән иҗтимагый советлар тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев