Финансистлар көненә багышланган тантаналы чара традиция буенча һәр елны сентябрь аенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелә.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге, ТР Финанс министрлыгы вәкилләре һәм тармак җитәкчеләре катнашында узган бу чарада республиканың икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүче финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Финанс системасы үсешенә зур өлеш керткән иң яхшы белгечләргә, тармак ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Гаделҗан кызы Михайлова (рәсемдә) ТР Финанс министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының территориаль бүлеге хезмәткәрләре җитәкче урынбасары Ләйсән Әнвәр кызы Батталова, исәпкә алу һәм хисап бүлеге башлыгы Альбина Кузьминична Батталова Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Нет комментариев