Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч сырхауханәсе табибы 27 ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында тора

Катгый һәм таләпчән булганга күрәдер инде, пациентлар әлеге табибтан бераз шүрли. Әмма, күренергә барыбер нәкъ менә аңа эләгергә тырышалар, чөнки аның мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә ышаналар.

Табибның таләпчән булуы – аның авыруларны дәвалауга җитди каравының чагылышы. Шушы сыйфаты аркасында күпме кешенең гомере саклап калынган, һәркем өчен кадерле булган сәламәтлек ныгытылган. Кем турында сүз барачагын чамалагансыздыр. Әйе, әйе. Үзәк сырхауханә табибы Әлфия Төхвәтуллина хакында. Район халкы аны хатын-кыз авыруларыннан яхшы хәбәрдар, бала табуның иң катлаулы очраклары белән күзгә-күз очрашкан, әллә ничә дистә сабыйга якты дөньяга туарга ярдәм иткән югары профессиональ табиб-гинеколог буларак белә. Һәрвакыт күз алдында булса да, күпләр өчен аның, табиблык эшчәнлегеннән тыш,  шәхес буларак тормышы да кызыклы.
Район сырхауханәсендә алыштыргысыз врач булып 27 ел эшләүче Әлфия Төхвәтуллина Кай­бычка гаиләсе белән 1995 ел­да Апастан күченеп кайта. Бу вакытта ул инде ике бала әнисе була. Студент елларында гаилә корган Төхвәтуллиннар күрше  Апас районына 1986 елда күченгән. Әлфия Фазыловна медицина институтында табиб акушер-гинеколог белгечлеге буенча белем алган.

ТАБИБЛАР ДИНАСТИЯСЕ

– Мин һөнәремне яратам. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итү, яңа гына әни булган хатын-кызларның бәхетле елмаюларын күрү ошый, – диде әңгәмәдәшем.
Табиб булып эшләү дәверендә Әлфия Төхвәтуллинага төрле катлаулылыктагы бала тудыруларны үткәрергә, шул исәптән ике, хәтта өч игезәк сабыйга да дөньяга килергә ярдәм итәргә, бик күп опе­рацияләр ясарга туры килә. Аның әйтүенчә, оператив-хирургия эшчәнлеге хәзер республика клиник сырхауханәсенә тапшырылган. Баланы да район сырхауханәсендә таптырмыйлар. Әмма, кичектергесез очраклар булганда, йөкле хатыннарны кабул итәләр. Баланы Кайбычта таптыралар да, ана белән баланы Казанга, я Яшел Үзәндәге  югарырак дәрәҗәдәге медицина учреждениесенә озаталар.
– Апас районында эшләгәндә булган бер очрак истә калган. Игезәкләрне кабул итәргә туры килде. Сабыйлар ана карынында дөрес урнашмаган булган, аларны кул белән алырга туры килде. Аллага шөкер, барысы да яхшы узды. Ике кыз да үсеп, үзләре әни булды, – дип искә алды ул.
Табиб һөнәре белән кызык­сыну аңа әнисе Майя Фәйзиев­надан күчкән. Ул үз һөнәренә гашыйк сәләтле табиб-педиатр булган.
– Әнием балачактан ук табиб булырга теләгән. Хәтта бакаларга операция ясый торган булган. Нәселебезнең тамыры Кукмара районына барып тоташа. Кечкенә абыем белән мин дә, әниебез дежур булганда, аның эш урынына еш барып йөрдек. Чөнки безне калдырырга урын булмады. Пенсиягә чыккач та, ул еш кына ак халатын, яраткан эшен сагынуын сөйләде. Әтиебезне, прокурор булып эшләү сәбәпле, төрле районнарга җибәрделәр. Балык Бистәсендә дә, Арчада да яшәдек. Миңа ундүрт яшь булганда, гаиләбез белән Казанга күчендек. Энем Айрат та медицина институтын тәмамлады, теш табибы-ортопед булып эшләде, – дип сөйләвен дәвам итте ул.
Әлфия Төхвәтуллинаның туганнары һәм якыннарының барысы да диярлек медицина белән бәйле. Улы – 38 яшьлек Булат Казанның җиденче сырхауханәсендә травматолог-ортопед булып эшли, хатыны да табиб. Ә кызы Адилә, бабасы юлыннан китеп, КФУның юридик факультетын тәмамлаган. Хәзер прокуратурада эшли, шул ук вакытта аспирантурада укый.

КӨН САЕН –  КИМЕНДӘ УН МЕҢ АДЫМ

Әлфия Фазыловнаның кулындагы фитнес-беләзеккә күзем төште. Кызыксынып карап торуымны сизеп, ул болай диде: «Мин көн саен ким дигәндә ун мең адым атларга тырышам. Эш көннәремдә уналты меңнән алып унтугыз мең адымга кадәр җыела, шимбә һәм якшәмбе азрак – ун меңгә якын».
Күп кенә хезмәттәшләре һәм танышлары аның сәламәт яшәү рәвеше алып баруыннан хәбәрдар: бассейн, чаңгыда йөрү, сәламәтләндерү физкультурасы инде күптән көндәлек режимына кергән.
– Бала чагымда сәламәтлегем мактанырлык түгел иде. Спорт кечкенәдән үк ошаса да, миңа аның белән шөгыльләнергә тәкъдим итүче булмады. Югары классларда укыганда йөзү, чаңгыда шуу, йөгерү белән актив шөгыльләнә башладым. Бәхеткә, Химиклар сарае янындагы матур паркка якын гына яшәдек. Янәшәдә спорт мәйданчыгы да, бассейн да бар иде. Студент булгач та, беренче елларда спорт белән актив шөгыльләндем. Соңгы курста кияүгә чыктым. Тормыш иптәшемнең дә спортка катнашы бар иде: дзюдочы булды. Ләкин соңрак көндәлек мәшәкатьләр – эш, гаилә, балалар туу мине әкренләп спорттан ераклаштырды. Кайбычка күченгәч, яңадан спортка кайттым: чаңгыга бастым, «Олимп» спорт комплексы барлыкка килү белән аэробикага да йөри башладым. Спорт белән шөгыльләнү миңа бик ошый: кәеф күтәрелә, күңелсезлекләр онытыла, стресс юкка чыга, тулы канлы тормыш белән яши башлыйсың.

 

ТӨГӘЛЛЕКНЕ ЯРАТА

– Кешеләрдәге нинди сыйфатларны хуплыйсыз, ә кайсыларын кабул итә алмыйсыз?
– Мин бик төгәл кеше. Очрашу вакытын кайчанга билгеләгән булсам, һичшиксез, бу вакытка килеп җитәм. Шуңа күрә кешеләрдә төгәллекне өстен күрәм. Миңа үз сүзендә тора белүчеләр ошый. Тупаслык, хөрмәт итмәү, ялганны кабул итмим. Совет чорында тәрбияләнгән күп кенә кешеләр кебек, биргән вәгъдәмне ничек булса да үтим, сүземдә торам. Кызганыч, бүгенге яшьләрдә бу сыйфат юк диярлек: җиңел генә ышандыралар, ләкин үтәмиләр. Әгәр дә, кеше вәгъдә биреп, аны үтәмәсә, ачуым чыга.
– Сез үзегезне формада ничек тотасыз? Туклануда ниндидер кагыйдәләр бармы?
– Теге яки бу ризыкка өстенлек бирәм дип әйтә алмыйм. Кайчагында балык ашыйсым килергә мөмкин. Гадәти, гади итеп туклануны хуп күрәм.
– Әлфия Фазыловна, сез чын авыл кешесе кебек бакча үстерәсез. Шәһәрдә үскән интеллигенция вәкиленә җирдә казынмаса да була кебек. Хәзер барысын да кибеттән сатып алырга мөмкин.
– Бераз гына булса да бакчада эшләмәсәм, үземне уңайсыз хис итәм. Җир тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, тынычланырга булыша. Ул гадәткә керде инде. Телефоным һәрвакыт үзем белән, чөнки теләсә кайсы минутта кемгә дә булса ярдәм кирәк булып, мине эшкә чакыртырга мөмкиннәр. Мондый яшәү рәвеше кырык ел буена дәвам итсә дә, һаман да күнегеп бетеп булмый. Ләкин күңелдә бурыч хисе, кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен зур җаваплылык яши. Табиб эше һәрвакыт синең белән: үтеп киткән эш көнен өйдә тагын бер тапкыр башыңнан үткә­рәсең, анализлыйсың. Авыруга ярдәм итү, дәвалау, хатын-кызлар сәламәтлеген кайгырту яраткан һөнәреңнән зур канәгатьлек алу хисен бирә.
Бөтен кеше дә табиб булып эшли алмый. Мәрхәмәтле, игътибарлы һәм сизгер булудан тыш, нык характерлы, җаваплы, тиз арада карар кабул итә белү сәләтенә ия булу да мөһим. Әлфия Төхвәтуллина бу сыйфатларның барысына да ия.


– Әлфия Фазыловнага, таләпчәнлеге белән бергә, авыруларга игътибарлы булу, югары һөнәри осталык хас. Моның өчен аны хезмәттәшләре дә, авырулар да ярата һәм хөрмәт итә, – диде баш табиб Гөлнара Сафиуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев