Кайбыч танкчыларының батырлыгы мәңге онытылмый
Хәбәрләр

Кайбыч танкчыларының батырлыгы мәңге онытылмый

Быел 13 сентябрьдә Россиядә Танкчылар көне 80 нче тапкыр билгеләп үтелде.

1946 елның 11 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Бөтенсоюз танкчылар көне (11 сентябрь) үткәрелә башлый. 1946 елның 8 сентябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган парад тарихта чыннан да бердәнбер санала. Чөнки ул үзәк мәйдан аша тулы бер танк дивизиясенең (4 нче гвардия Кантемиров танк дивизиясе) сугышчан тәртиптә үткән бердәнбер парад-маршы була. Ул СССРда беренче тапкыр билгеләп үтелгән Танкчылар көненә багышлана. Әлеге марш Көнбатыш илләренә СССРның хәрби куәтен һәм бронялы көчләрен күрсәтүче куәтле демонстрация була. 

Танкчылар көне – илнең төп хәрби бәйрәмнәре арасында. Танкчы һөнәре армиядәге иң куркыныч, җаваплы һөнәрләрнең берсе булып санала. Танклар, хәрәкәттәге төп ут ноктасы булганлыктан, сугыш кырында дошманнарның  өнен алучы техникага әйләнә. Алар белән идарә итүчеләрдән зур батырлык, җитезлек һәм бердәмлек таләп ителгән. 

Танкчылар көне — хәрби хезмәткәрләрнең генә түгел, ә шушы куәтле машиналарны проектлаучы һәм ясаучы конструкторларның, эшчеләрнең дә зур бәйрәме. Илнең  куәтен ныгытуда бу бәйрәм аерым урын алып тора.

Михаил Кузьмич Кузьмин — Кайбыч җире үстергән данлыклы батыр, үзенең какшамас рухы һәм каһарманлыгы белән тарихка кереп калган танкчы. Бу елның ноябрендә аның мәңгелеккә үлемсезлеккә әйләнгән батырлыгына нәкъ 85 ел тула.

1941 елның салкын җилле 29 ноябре. Бөек Ватан сугышының иң авыр, иң җаваплы чорларының берсе — Тихвин һөҗүм итү операциясе кызу фазасында була. "КВ-2" танкында илебез азатлыгын саклаган яшь җитәкче, политрук Михаил Кузьмин сугыш кырының нәкъ уртасында ут эчендә кала. Снаряд эләгеп, кыю танкчыларның хәрби машинасына ут каба. Танк эче төтенгә, дөрләп янган ялкынга күмелә. Аларны котылгысыз әсирлек, фашистларның мәсхәрәләве, яки коточкыч үлем ачысы көтә. Ләкин Кайбыч егете чигенүне дә, тезләнүне дә белми. Нәфрәт уты белән янган танкчы соңгы пулясына, соңгы сулышына кадәр дошманга каршы атыша. Тереләй дошманга бирелүгә караганда, туган туфрагы һәм тугрылык анты өчен, танк эчендә тереләй янып үлүне өстен күрә. Аның әлеге кабатланмас каһарманлыгы Ватан тарафыннан югары бәяләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 17 декабрендәге Указы белән, немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә командование боерыгын үрнәк үтәгәне һәм күрсәткән тиңсез батырлыгы өчен, политрук Михаил Кузьминга, үлгәннән соң,  Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә һәм ул Ленин орденына тәкъдим ителә. Михаил Кузьмин данлыклы Кайбыч районының иң беренче Советлар Союзы Герое була. Бу – туган якның гына түгел, бөтен халыкның уртак горурлыгы! Утларда янса да, рухы какшамаган якташыбызның якты истәлеге йөрәкләрдә һәрчак яшәр!

Кайбыч туфрагы хәрби данга, какшамас батырлык үрнәкләренә бай. Буыннан-буынга күчеп килгән бу патриотик рух бүген дә сүнми: Иске Тәрбит мәктәбенең яшь армиячеләре туган ил өчен җанын фида кылган каһарманыбыз — Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмич Кузьминның исемен зур горурлык белән йөртә. Исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән язылган танкчыларыбызның батырлыгы алдында без бүген дә баш иябез.

Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең үз акчасына төзелгән данлыклы "Татарстан колхозчысы" танк колоннасы фронтта зур паника тудыра. Прохоровка кырларындагы канлы сугышлар, Донбасстагы авыр бәрелешләр аша үтеп, нәкъ менә "Татарстан колхозчысы" дип язылган корыч машиналар Днепр буена беренчеләрдән булып килеп җитә. 

Кайбыч районы тагын бер легендар танкчысы – Олы Урсак авылында туган Рәхим Җиһаншин белән горурлана. "Т-34" танкының механик-йөртүчесе, гвардиянең өлкән сержанты Рәхим Җиһаншинның сугыш юлы – тиңсез каһарманлык үрнәге. Җитезлеге һәм кыюлыгы өчен өч тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән якташыбыз, соңгы сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгыннан соң, һәлак булганнан  соң, Советлар Союзы­ Герое исеменә тәкъдим ителә.

Олы Подберезье урта мәктәбе музеенда Курск сугышында катнашкан кыю танкчы – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Игнатьевич Таланов турындагы истәлекләр саклана.  

Танкчылар көнендә без танкта хезмәт итүчеләр, хәрби белгечләрне генә түгел, ә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут сызыгында Ватанны саклаучы чын батырларны да хөрмәтлибез. Аларның какшамас батырлыгы, югары хәрби осталыгы һәм кыюлыгы бөек Россиянең оборона куәтенең нигезе һәм какшамас төп көче булып кала.

Кайбыч туфрагы үстергән каһарманнарның батырлыгы үлемсез, ә аларның исемнәре – мәңгелек. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы сугышкан танкчыларның сугышчан традицияләрен бүгенге буын Ватан сакчылары лаеклы дәвам итә. Хәзерге заман геройларының каһарманлыгы игътибарсыз калмый — аларның исемнәре урамнарга бирелә, мәктәпләрдә һәм хәрби хәрәкәтләр тарихында алтын хәрефләр белән уелып кала.  
Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын фидакарьләрчә үтәгән һәм "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән танк командиры Алмаз Батановның исеме бүген туган ягыбызда зур горурлык белән яңгырый. Аның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан, Иске Тәрбит авылы урамнарының берсенә каһарман танкчы Алмаз Батанов исеме бирелде.

Олы Подберезье авылында туып-үскән танк командиры, сержант Артем Нагоркин, һәлак булганнан соң, "Батырлык" ордены белән бүләкләнде.  
Бүгенге заман танкчылары Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын кабатлый. Олы Тәрбит авылы егете, танк ротасы командиры, лейтенант Кирилл Корниковның исеме аерым соклану уята.  Алар Украина Кораллы Көчләренең өстенлекле көчләре белән сугыша. Россия Кораллы Көчләренең өч танкы дистәләгән дошман машиналарына каршы тора. Россия сугышчылары аларны җиңә.  Кирилл Корников, бәрелеш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен, дәүләт бүләгенә лаек була. Кирилл Кызыл Байраклы, Жуков орденлы Казан югары танк командалык училищесын тәмамлаган. 

Кайбычның хәзерге буын егетләре үзләренең батыр йөрәкләре, какшамас ихтыяр көче белән Ватанны саклауның җанлы үрнәге булып тора.  

Илһам Хөснетдинов, Россия Кораллы Көчләре ветераны
 


Нет комментариев