Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» газетасы редакциясендә «Район газетасына языл һәм приз от!» акциясе бүләкләре уйнатылды

Бүләкләрне уйнату «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясенең smm менеджеры Регина Өметбаева һәм реклама буенча белгеч Рәмия Гыйниятова катнашында узды.

Акциядә катнашу өчен 114 язылучыдан квитанция күчермәсе кабул ителде. 

Төп приз — казанга Кошманнан Гөлия Насретдинова (рәсемдә) лаек булды. Коймак пшерү табасын Иске Чәчкабтан Гүзәлия Газыймҗанова отты. Барбекюларга Ябалак авылыннан Наталья Калаева һәм Камыллыдан Валерьян Тякмяков ия булды. Блендер оту бәхете Олы Кайбычтан Эльвира Сибгатуллинага елмайды. Сөлгеләр җыелмасы Федоровскоедан Әлфия Бикмөхәммәтовага чыкты. Колаңгыдан Светлана Ганиева һәм Олы Урсактан Венера Зәйнуллина салат савытлары отты. Чәйнек Олы Кайбычтан Гөлчәчәк Зиннуровага чыкты. Пыяла савытка Иске Чәчкабтан Мөршидә Низаметдинова, чәй сервизына Бәлидән Любовь Клишева лаек булды.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев