Кайбыч укучылары “Россия бөркетләре” оешмасына кабул ителде
Олы Кайбыч мәдәният йортында район мәктәпләренең 1 класс укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган “Россия бөркетләре” оешмасы сафларына кабул итү тантанасы булды. Анда 77 бала һәм аларның укытучылары, директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре катнашты.
Алып баручылар - «Алдынгылар хәрәкәте»нең Кайбычтагы бүлеге кураторы Елена Краснова һәм Олы Кайбыч мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Лилия Булатова тантананы бөркетләр турындагы легенда белән башлады:
– Борынгы заманнарда сезнең кебек кыю, батыр һәм кызыксынучан балалар яшәгән. Алар зур сәяхәт турында хыяллана, ләкин юлларында тирән елгалар, кыялы таулар һәм биек агачлар киртә булып тора. Бу балалар еш кына, киртәләрдән курыкмыйча күктә очып йөрүче бөркетләргә сокланып карап тора. Бервакыт алар "Безне дә шулай ук югары һәм кыю очарга өйрәт әле», – дип зирәк бөркеткә мөрәҗәгать итә: "Кыенлыклардан курыкмагыз!"- дип җавап бирә бөркет.
– Кыю булыгыз, эшләп карагыз һәм бер-берегезгә ярдәм итегез!» Бөркетне тыңлап, балалар сәяхәткә китә.
Бу катлаулы, ләкин бик кызыклы сәяхәттә алар дөньяны һәм үз-үзләрен эш-гамәлләре аша танып белде. Балалар бик озак юлда булды, ләкин өйгә кайткач кына мөһим ачыш ясадылар – хыялың һәм тугры дусларың булса, бөтен киртәләрне җиңәргә була. Шуннан бирле бу балаларны «Бөркетләр» дип атый башлыйлар.
Алар – яңа ачышлар ясарга, дөньяны яхшы якка үзгәртергә, игелекле эшләр башкарырга әзер.
Укучылар табышмакларга җавап тапты, видеоролик ярдәмендә бөркетләрнең төп эшчәнлекләре һәм юнәлешләре белән дә танышты. Аларны, сәхнәгә чакырып, «Россия бөркетләре» оешмасына кабул иттеләр.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Кайбычтагы бүлеге кураторы Елена Краснова аларга махсус галстуклар бәйләде, барс сурәте төшерелгән значоклар тапшырды.
Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы Гөлназ Хуҗина һәм Хуҗа Хәсәннән Екатерина Матвеева яшь бөркетләргә иң матур җырларын бүләк итте. «Россия бөркетләре» оешмасына кабул ителгән укучылар соңыннан, Ульянково мәктәбе укучыларына ияреп, флешмобта катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев