Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычка Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов килде

Бүген Кайбычка Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов килде.

Аның белән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина, конгрессның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, бүлекнең актив эшлеклеләре, оешмалар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, дин әһелләре катнашты. 

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин үз чыгышында милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелүенә басым ясады. Балалар бакчаларында ана телендә тәрбия бирүнең 94 процент тәшкил итүен Ирек Шәрипов югары бәяләде. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә балалар бакчаларына укыту-методик комплектлар, матур әдәбият, өстәл уеннары тапшырылган. Райондагы 15 мәктәпнең сигезе — татар телендә белем бирүче мәктәпләр. Укучыларның 0,8 проценты туган тел буларак рус телен, 1 проценты чуваш телен, 98,2 проценты татар телен өйрәнә. Районыбызда татар балаларын туган телдә укыту һәм тәрбия бирү 74,67 процент тәшкил итә. 

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева киңкырлы эшчәнлекләре белән таныштырды. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, туган телебезне, мәдәниятне саклауга зур өлеш кертә. 

Ирек Шәрипов, конгресс эшчәнлеге белән таныштырып, кайбычлыларның эшләрен уңай бәяләде, барлык башлангычларында да уңышлар теләде, сездәге кебек милли җанлы җитәкчеләр булу зур байлык, диде. 

Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен тигез шартлар тудырылуына аерым басым ясады. "Без быел Кайбыч районы оешуның 35 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Бөек Тукаебызның тууына 140 ел. Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның тууына 120 ел. Боларның барысы да безнең өчен бик мөһим даталар. Тукайны Тукай иткән якташыбыз Мотыйгулла Төхвәтуллин эзләре буйлап Уральск шәһәренә бару теләгегезне әйттегез. Мин моны хуплыйм гына",- диде район башлыгы. Рәмис Хәялиев адресына бик күп җылы фикерләр яңгырады, аның эшлекле якларына тукталдылар. Очрашу ахырында конгрессның Кайбычтагы бүлеге активистларына бүләкләр тапшырылды. Очрашу бергәләп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев