Кайбычка Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов килде
Аның белән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина, конгрессның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, бүлекнең актив эшлеклеләре, оешмалар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, дин әһелләре катнашты.
Кайбыч тарихын болай да яхшы белеп, лаеклы ялга чыккач аны тагын да тирәнтенрәк өйрәнә башлаган Рәмис Хәялиев чыгышын конгрессның районда оешкан бюросы активы белән таныштырудан башлады. Аның рәислегендәге бюро әгъзаларының барысы да районда туган телебез, мәдәният, мәгариф, динебезне үстерүгә зур өлеш кертүче билгеле шәхесләр. Алар арасында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева, мөхтәсиб Дамир Гыйниятуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Бәрлебашы авылы имам-хатыйбы, Кече Кайбычтан Алмаз Низаметдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, мәдәният йорты режиссеры Светлана Зыядиева, эшмәкәр Равил Җәләлиев, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы, ТР Керәшеннәр җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Светлана Матвеева, Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева, балалар сәнгать мәктәбе директоры, татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Энҗе Миңгалиева, спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин, «Кайбыч таңнары» газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина, башкарма комитет тәрҗемәчесе Алина Батанова бар.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин үз чыгышында милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелүенә басым ясады. Балалар бакчаларында ана телендә тәрбия бирүнең 94 процент тәшкил итүен Ирек Шәрипов югары бәяләде. «Ак калфак» җитәкчесе Җәмилә Сагиева киңкырлы эшчәнлекләре белән таныштырды. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, туган телебезне, мәдәниятне саклауга зур өлеш кертә.
Ирек Шәрипов, конгрессның киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, кайбычлыларның эшләрен уңай бәяләде, барлык башлангычларында да уңышлар теләде, сездәге кебек милли җанлы җитәкчеләр булу зур байлык, диде. Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен тигез шартлар тудырылуына аерым басым ясады. «Без быел Кайбыч районы оешуның 35 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Бөек Тукаебызның тууына 140 ел. Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның тууына 120 ел. Боларның барысы да безнең өчен бик мөһим даталар. Тукайны Тукай иткән якташыбыз Мотыйгулла Төхвәтуллин эзләре буйлап Уральск шәһәренә бару теләгегезне әйттегез. Мин моны хуплыйм гына», — диде район башлыгы.
Очрашуда Рәмис Хәялиев адресына бик күп җылы фикерләр яңгырады, аның эшлекле якларына тукталдылар. Очрашу ахырында Ирек Шәрипов конгрессның Кайбычтагы бүлеге активистларына бүләкләр тапшырды. Алар арасында район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, Бәрлебашы авылы мәчете имам-хатыйбы Алмаз Низаметдинов, «Ак калфак» оешмасының Борындык авыл җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина, эшмәкәр Равил Җәләлиев бар иде. Очрашу бергәләп "Туган тел«не җырлау белән тәмамланды.
Ана теле — иң кадерлесе (Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинның чыгышы)
Бүгенге көндә республика күләмендә милли мәгарифкә зур игътибар бирелә. Яшь буынга туган телне, әдәбиятне, тарихны, мәдәниятне өйрәтү иң әһәмиятле бурычлардан санала.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар — мәгариф системасының беренче баскычы. Балалар бакчаларында туган телне өйрәтү федераль белем бирү программасы нигезендә, укыту-методик комплектын кулланып гамәлгә ашырыла. Районда ун балалар бакчасы һәм алты мәктәпкәчә яшьтәге төркем эшли. Аларның унысы татар, алтысы рус телендә белем һәм тәрбия эшләрен алып бара. Балалар бакчаларында 290 бала тәрбияләнә. Татар телендә тәрбия бирү 94 процент тәшкил итә. Туган телне өйрәтү буенча тәрбиячеләр, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, билгеләнгән максатка һәм куелган бурычка карап, төрле педагогик технологияләр куллана. Белем бирү эшчәнлеге индивидуаль формада һәм төркемдә алып барыла. Балалар туган телдә сөйләшә, башкаларны тыңлый һәм бер-берсе белән аралаша. Тәрбиячеләр әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшли.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә балалар бакчаларына укыту-методик комплектлар, матур әдәбият, өстәл уеннары тапшырылды.
Мәктәпләрдә дә туган телне өйрәнү юнәлешендә шактый эш башкарыла. Бездәге 15 мәктәпнең сигезе татар телендә белем бирә. Районда 1104 укучы исәпләнә, аларның 767 се — татар, 264е — рус, 22 се — чуваш, калганнары башка милләттән. Укучыларның 0,8 проценты туган тел буларак рус телен, 1 проценты чуваш телен, 98,2 проценты татар телен өйрәнә. Белем бирү ата-аналарның гаризасы нигезендә алып барыла. Районда татар балаларын туган телдә укыту һәм тәрбия бирү 74,67 процент тәшкил итә. Олы Кайбычта рус һәм татар телендә белем бирүче мәктәп эшли. Анда 348 укучы белем ала. Биш ел дәвамында бу мәктәптә татар сыйныфлары ачылып килә.
2024-2025 уку елында тугызынчы сыйныф укучыларының кырыгы (гомуми сан — 120) татар теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшырды. 2023-2024 уку елында 28 укучы тапшырган иде. Шулай ук узган уку елында бер укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы бирде.
2024-2025 уку елында ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен Кече Кайбычның «Сандугач» балалар бакчасы муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсында катнашып, 500 меңлек грантка лаек булды.
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән туган телдә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар, тәрбиячеләр арасында проектлар бәйгесе үткәрелде. Нәтиҗәдә, районның өч укытучысы һәм бер тәрбиячесе 50 шәр мең сум күләмендә грант отты.
Бүгенге көндә район мәктәпләрендә 21 туган тел укытучысы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның 20се югары белемле, унысы — югары, тугызы беренче квалификацион категорияле. Бу укытучылар «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы, «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар конкурсларының муниципаль һәм зона этапларында актив катнаша. Быелгы уку елында туган (татар) теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында ике укучы призер һәм бер укучы җиңүче булды.
Мәгариф оешмаларында туган якны өйрәнү-этнография музейлары оештыруга зур игътибар бирелә. Һәр мәктәптә һәм балалар бакчаларында милли мәдәният почмаклары булдырылды. Барлык мәктәпләрдә дә театр түгәрәкләре эшли. Узган уку елында Олы Кайбыч мәктәбе укучылары, «Сәйяр» театр фестиваленең зона этабында җиңү яулап, республика этабында рәхмәт хатына лаек булды.
Районыбызның биш мәктәбендә, татар теленең иске язмалары белән танышу максатыннан, «Гарәп графикасы серләре» дигән түгәрәкләр эшләп килә.
Җәй айларында балалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Дуслык», «Болгар-Туган тел», «Без — Тукай оныклары», «Сәләт» аланнарында ял итә.
Кайбыч районы мәгариф бүлеге белән Башкортстан Республикасының Нуриман районы һәм Чувашия Республикасының Комсомол районы арасында төбәкара хезмәттәшлек оештырылды. Шул уңайдан ел саен Чүти урта мәктәбендә «Зариф Бәшири укулары» дигән конференция уздырыла. Үзебезнең район укучылары һәм укытучылары белән беррәттән, Чувашиянең Комсомол районы укучылары, педагоглары да әлеге конференциядә бик теләп катнаша.
2025 елның 30 сентябреннән 1 октябрьгә кадәр Чувашия Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур
Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы делегациясе катнашында татар мәгарифе көннәре узды. Делегация составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Буа муниципаль районнары вәкилләре бар иде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты — Чувашия Республикасында этномәдәни белем бирүнең торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәктәп директорларына һәм укытучыларга методик ярдәм күрсәтү.
Шулай ук былтыр 23-26 октябрьдә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылы урта мәктәбендә «Дуслык күпере» дигән төбәкара семинар узды. Әлеге семинар кысаларында Кайбыч районы делегациясе Киндерле урта мәктәбе, Киндерле балалар бакчасы, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе, «Этнос» этномәдәни компонентлы балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү учреждениесе, Ямбай авылында Себер татарлары музее эшчәнлеге белән танышты. Кайбыч делегациясенең Төмән өлкәсенә сәфәренең максаты — Кайбыч белән Төмән арасында туганлык «күпере салу», бу төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз белән элемтә урнаштыру. Киләчәктә дә милли мәгарифкә һәм мәдәнияткә булган игътибарны тагын да көчәйтеп, аны үстерүдә бердәм эш алып барсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев