Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка Казаннан кунаклар килде

Дәүләт хезмәтендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар бүген Кайбычка экскурсиягә килде.

Аларны Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова каршы алды һәм озата барды. 

Иң элек район үзәгендәге Җиңү паркында булдылар, мондагы мемориаль экспозицияләр, һәйкәлләр белән таныштылар. Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр үткәрелүче «Имәнлек» паркы һәм элеккеге сазлыклы урында барлыкка килгән паркка, мондагы табигатьнең матурлыгына сокландылар. Өлкәннәрнең мавыктыргыч экскурсиясе Кайбыч ягы музеенда дәвам итте. Мондагы тарихи экспонатлар белән музей директоры Илдар Шакиров таныштырды. Ачык һавадагы, төрле милләтләрнең көнкүрешен чагылдырган авыл өйләре дә Казан кунакларында зур кызыксыну уятты. Район авыллары тарихын, аның легендар шәхесләре турында яхшы белүче Рәмис Хәялиев сөйләгәннәрне дә игътибар белән тыңладылар. 

Көннең икенче яртысында өлкәннәр Олы Подберезьега юл тотты. Бу авылга гасыр төзелеше булган М12 юлыннан бардылар. Монда экскурсиягә килүчеләрне яңа гына мичтән чыккан ипи һәм тоз белән шушы авылның патриоты Петр Чекмарев һәм ярты гасырдан артык тарихы булган «Березка» ансамбле солистлары каршы алды. Биредә мәдәният йортында, мәктәптә, Сергий Радонежский чиркәвендә, игенчелек һәм халык көнкүреше музеенда булдылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 
Казан кунаклары Кайбычның матурлыгына, төзеклегенә, чисталыгына, бездәге төзелешләргә соклануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев