Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычка ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде

Бүген Кайбычка эшлекле сәфәр белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.

Наталья Владимировна район Советы бинасының актлар залында безнең җирлектәге социаль тармакта хезмәт куючылар белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты һәм чыгыш ясады.

Наталья Бутаева социаль тармак хезмәткәрләрен илдәге, республикадагы сәяси, социаль-икътисадый вәзгыять белән таныштырды. Узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләп, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Ул шулай ук үзенең чыгышында быел 15, 16, 17 март көннәрендә узачак Россия Президенты сайлауларында социаль хезмәткәрләрнең актив катнашуына, гражданлык бурычларын намус белән үтәүләренә зур ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев