Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Башваткыч” тапшыруында катнашты

Кайбычның берсеннән-берсе гүзәл ханымнары “ТНВ-Планета” телеканалыннан күрсәтелүче “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайтты.

Күбебез яратып карый торган әлеге тапшыруда Олы Кайбычта яшәүче ветеран укытучы Люция Сөнгатуллина, Кошманнан башлангыч класслар укытучысы Резедә Сайранова һәм Борындыктан мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова катнашты. Алар белән бергә "Ак калфак" оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева, Борындыктан ветеран укытучы Минзилә Ярхәмова, Кошманнан педагог Айгөл Кадыйрова да барды.
Тапшыру “ТНВ-Планета” каналыннан иртәгә, 10 сентябрьдә, 18.15 сәгатьтә күрсәтелә (12+).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев