Кайбычлылар Чүпрәледә телләрне саклау буенча үткәрелгән зона киңәшмәсендә катнашты
Чүпрәле районында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, республиканың Иделаръягы зонасы районнары башлыклары катнашты. Анда бездән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева һәм мәктәпнең чуваш теле, әдәбияты укытучысы Юлия Егорова барды.
ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Марат Әхмәтов бу очрашуның милли мәдәниятне, телләрне саклап калу, аларга үсеп килүче яшь буынны җәлеп итү буенча барлык мөмкинлекләрне эшкә җигү турында фикер алышу максатында оештырылуын билгеләп узды.
— Мәгълүм булганча, 2023 ел безнең республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Төрле милләтләр катнашында әледән-әле уртак чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә. 250дән артык фольклор коллективы эшли, алар төрле милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклау өчен тырышып хезмәт итә, — диде Марат Әхмәтов. — Сез җирле җитәкчеләр ярдәменә таянырга тиеш. Фольклор коллективлар һөнәри яктан үсә алсын өчен, без аларга ярдәм итәргә тиеш.
Марат Әхмәтов чуваш телендә дә «Татар сүзе» үрнәгендә конкурс нигезләмәсе эшләргә тәкъдим итте. Һәм бу эшне шушы киңәшмә узучы Чүпрәле районыннан башлап җибәрергә кушты.
Киңәшмәдә катнашучылар әйтеп узганча, анда районнарда туган телдә укытуны оештыру, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә газеталар чыгару буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Туган тел укытучыларын әзерләү, дәреслекләр эшләү һәм бастыру хакында да фикер алыштылар. Киңәшмәдә Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да чыгыш ясады.
— Макстатыбыз — чуваш халкының телен, борынгыдан килүче йолаларын саклау һәм үстерү, халкыбызның мәдәниятен тирәнәйтү. Безнең Кече Мәме авыл җирлеге күпмилләтле: анда чувашлар, татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре, барлыгы 549 кеше, дус-тату гомер кичерә. Гел чувашлар гына диярлек яшәүче Кече Мәмедә 386 чуваш исәпләнә, — диде Елена Николаевна. — "Үзенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк",— дигән халык мәкален барыгыз да беләсездер. Без, тәрбиячеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советлары вәкилләре, чуваш телен, мәдәниятне, традицияләрне саклау өстендә эшлибез.
Марат Әхмәтов туган телләрне саклауда нәтиҗәле эшләүчеләрне бүләкләде. Елена Алексеева ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев