Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона турында чыгыш ясады

“Ел хатын-кызы” республика бәйгесе Татарстанда 1996 елдан бирле үткәрелә.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Гүзәл затларыбызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан ролен күрсәтү, аларның матур эшләрен, талантын бөтен республика халкына җиткерү максатындагы бәйге төрле номинацияләрдә уза.

Апас мәдәният йортында узган бәйгедә Иделаръягы районнарында яшәүче уңган-булган хатын-кызлары катнашты. Безнең районнан анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова җитәкчелегендәге делегация барды. Конкурсның жюри рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Гүзәлия Минкина бу бәйгенең әһәмияте зур булуына басым ясады. Аның быелгысы Россиядә игълан ителгән Гаилә елында уза.

Бу бәйге Кайбычка өч җиңү китерде. Мәлки авылында яшәүче Хәлимә Тараканова «Хатын-кыз -ана» номинациясендә катнашты һәм җиңүче булып танылды. Бәрлебашы мәктәбенең биология укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады. Борындык авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илсинә Хөснетдиновага «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү бәхете елмайды. Аларга «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева кул куйган дипломнар тапшырды. Җиңүчеләрнең барысы да Казанда узачак тантанага чакырыла. Бәйгедә мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова «Хатын-кыз — лидер» номинациясендә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев