Кайбычлылар Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада катнашты
Бүген бөтен татар дөньясы Туган тел көнен һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтә.
Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында мәдәният һәм сәнгать әһелләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. Соңрак театр бинасы янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Туган тел һәм бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган шигырь бәйрәме булды. Әлеге чарага кайбычлылар - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, Галия Кайбицкая исмендәге музей директоры Чулпан Камалиева, балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева һәм үзәк китапханә директоры Гөлфинур Гомәрова да барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев