Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Кырымда батыр якташыбыз Тимур Нәҗметдиновның оныгы гаиләсендә булды

Туган ил, Ватан тарихы белән кызыксынмаган кеше Кырым Республикасыннан Бөек Ватан сугышы ветеранына багышлап күрсәтелгән репортажга игътибар да итмәс иде, мөгаен.

Әлеге репортажда Кырым Республикасының Феодосия шәһәреннән ерак түгел урнашкан Первомайское авылы мәктәбе укучысы Мария Нәҗметдинова чыгыш ясый. Ул бабасының әтисе — Дан орденының тулы кавалеры, Кайбыч районының Шүширмә авылында туган Тимур Нәҗметдинов турында горурланып сөйләде. Укучы фотосурәтләр, документлар, китаплар да күрсәтте. Бу кадерле ядкәрләр Тимур Нәҗметдиновның оныгының гаиләсендә сакланган.

Аңа да бабасы хөрмәтенә Тимур дип исем кушканнар. Быел Тимур Нәҗметдиновка 100 яшь тулган булыр иде. Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе, «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге рәисе урынбасары, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов инициативасы белән герой истәлеген мәңгеләштерү эше башланды.

Районның яшь армиячеләре дә бу акциягә теләп кушылды. Социаль челтәрләр аша эзләү барышында Колаңгы мәктәбенең Тимур Нәҗметдинов исемендәге отряды яшь армиячеләре геройның туганнарын тапты. Аларның кайберләре батыр якташыбыз җирләнгән Үзбәкстан Республикасында, Палванташ шәһәрендә гомер итә. Ульяновск шәһәрендә аның апасының яшәве дә ачыкланган. Тимур Нәҗметдиновның биографиясен өйрәнүче оныгы һәм оныкчыклары хәзер Кырым Республикасының Первомайское авылында гомер итә. Алар үзләренең бабалары турында туплаган барлык мәгълүматларны һәм язмаларны кадерләп саклыйлар.

Күп булмаса да, геройның балалар белән төшкән фотосурәтләре бар. Нәҗметдинов турында китаплар да чыккан булган. Эзтабар язучы Иван Кургузовның 1970 елда дөнья күргән «Солдат батырлыгы» китабында, «Нәни кыз Варя өчен!» дип исемләнгән бүлегендә якташыбызның батырлыгын тасвирлана. Автор бу җыентыкны Тимур Нәҗметдиновка шәхси имза белән бүләк иткән.

Соңрак М. Гыймадиев бу китапны татарчага тәрҗемә итә һәм аны истәлеккә дип геройның улы Володяга бүләк итә. Хәзер ул китап оныгы гаиләсендә кадерләп саклана. Тимур Нәҗметдиновның оныгының кызы чыгыш ясаган чагында анда тасвирланган фактларга таянды.

Кырымга баргач, Илһам Хөснетдинов һәм «Яшь армиячеләр» хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы Роза Насыйбуллина геройның оныгы Тимурның гаиләсендә булып кайтты. Алар Кырымда үсемлекләр һәм җәнлекләр үрчетү белән шөгыльләнә. Бу — аларның гаилә бизнесы. Очрашу барышында Тимур Нәҗметдиновның якыннары зур горурлык белән гаилә фотоларын һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларына багышланган китапларны күрсәтте. Алар шулай ук Кырымның Россия белән кушылуына шат булган күп кенә кырымлыларның фикерен дә җиткерде. Без хуҗаларга Татарстаныбызга кагылышлы истәлекле бүләкләр: «Татар дөньясы» һәм «Татар милли кухнясы» китапларын, җирле авторларның туган ягыбыз турындагы «Кайбычым-куанычым» шигырьләр һәм җырлар җыентыгын тапшырдык. Истәлеккә фотога төштек һәм үзебезгә дә күп кенә бүләкләр бирделәр. Алар арасында Дан орденының тулы кавалеры Тимур Нәҗметдинов истәлеге булып үсәчәк лимон агачы да бар.

Геройның варислары район администрациясенә һәм кайбычлыларга бабаларын хөрмәт итүләре, тынычлык һәм азатлык өчен һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин карары белән Тимур Нәҗметдиновның туган ягындагы Шүширмә авылында 100 еллык юбилеена аңа бюст куелачак. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсендә урын алачак. Элек Монда Тимур Нәҗметдинов үскән йорт булган.

Бөек Ватан сугышы елларында кешелекне фашизмнан коткарган һәм хәзерге вакытта аңа каршы көрәшүче каһарманнарга мәңгелек дан.

Роза Насыйбуллина, «Яшь армиячеләр» хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев