Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар маскировка сеткалары үрергә өйрәнә

Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Әлеге максатта оештырылган чараларның берсен икенчесе алыштырып тора. Райондашларыбыз, «Салават күпере» спорт комплексына җыелып, маскировка сеткалары үрә башлады. Махсус бу эшкә өйрәтү өчен, Лаештан волонтер да килде. Моны «Никто кроме нас. СВО» хәрәкәте вәкилләре ярдәмендә оештырганнар.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигән кебек, аның яше һәм милләте дә юк. Маскировка сеткалары ясарга өйрәнү өчен, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем — «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекләре секретарьлары, авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре, клуб мөдирләре һәм китапханәчеләр килде. Сетка элү өчен махсус каркасны Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Артур Гафиятуллин ясаган.

Махсус маскировка сеткасы хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк. Лаеш районының Столбище авылында яшәүче Зинаида Иванованың улы да октябрьдән бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Зинаида Павловна аңа кадәр үк маскировка сеткалары үргән, моңа өйрәнү өчен Казанга барып йөргән.

— Баштарак тәрәзә челтәрләрен кулланасак, соңрак ленталарга күчтек. Чөнки челтәрдән ясалган сеткалар авыррак килеп чыга, хәрбиләр өчен җайсыз, — диде ул. — Спанбонд пленкасы яхшырак булып чыкты. Материалны күп кенә волонтер төркемнәре берләшеп, заказ белән кайтартабыз, алай арзанрак килеп чыга. Лаеш районында гына да хәзерге вакытта маскировка сеткасы үрү белән шөгыльләнүче 17 нокта бар. Заказлар бик күп, мәсәлән, узган атнада гына да 74 сетка үрдек.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, «Салават күпере» спорт комплексыннан тыш, районда тагын ике урында — Ульянково, һәм Колаңгыда махсус агач каракас урнаштырылып, әлеге авылларда да сетка үрү тәкъдимен җиткерде. Бу араларда кайбычлылар 31 шундый сетка үрер дип көтелә. Алар Украинаның Сватово юнәлешендә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга җибәреләчәк. Күңел җылысын кушып үргән сеткалар егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев