Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар рус фольклор фестивалендә катнашты

Лаеш районының Никольское авылы рус мәдәниятенең үзәгенә әйләнде — биредә ел саен рус халык фольклорының «Каравон» дигән бөтенроссия халык бәйрәме гөрли.

Бу зур вакыйга быел да Татарстанның һәм Россия төбәкләренең барлык почмакларыннан 170тән артык иҗат коллективын берләштерде.

Бәйрәм дуслык һәм мәдәни байлыкның якты символына әйләнде. «Каравон», гадәттәгечә, төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыйды.

Бәйрәмдә Кайбыч районын халык традицияләрен саклаучыларны үз эченә алган делегация тәкъдим итте. Алар арасында Ульянково авыл җирлеге башлыгы, районның рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Наталия Челнокова, аның урынбасары— Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова да бар иде. Данлыклы ике коллектив чыгышы бәйрәмнең аерым бизәгенә әйләнде. Каргалы клубы мөдире Елена Смелова җитәкчелегендәге «Сударыня», Колаңгыдан Наталья Развалова җитәкчелегендәге «Радуга» халык фольклор ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Аларның җырларын тамашачылар алкышларга күмде. 

Наталия Челнокова билгеләп узганча, «Каравон» быел да Татарстанның милләтара татулыкның уникаль үрнәге булуын раслады. Безнең республикада төрле конфессия вәкилләренең мәдәнияте бер-берсен баета һәм ул үзара ихтирам белән үрелеп бара. Кайбычтан килгән фольклор ансамбльләр, борынгы җырларны башкару белән беррәттән, буыннар арасындагы җанлы бәйләнешне дә күрсәтте.

Луиза Сөнгатуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев