Кайбычлылар тарихтан белемнәрен тикшерде
Кайбычлылар «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында сигезенче тапкыр оештырылган халыкара акциягә кушылды.
Җиңү диктантын ачу тантанасының онлайн-трансляциясе гадәттәгечә Мәскәүдәге Поклонная тавыннан алып барылды.
Безнең районда Җиңү диктанты уналты мәйданчыкта узды. Анда төрле яшьтәге кайбычлылар катнашты. Алар арасында Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов та бар иде.
Акциядә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләде. Мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина диктант язу шартлары белән таныштырды.
Катнашучылар 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирде. Алар арасында гомуми хәрби-тарихи темага да, төбәк тематикасына да сораулар бар иде. Сорауларның бер өлеше махсус хәрби операциягә багышланды.
Җиңү диктанты җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киңрәк җәлеп итү, тарихи белемнәрне арттыру һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев